Полиция хезмәткәре Кыш Бабай да була
Һәр ел саен Татарстан ЭЭМ “Полиция Кыш Бабае“ акциясен оештыра.
Быел ул 20 декабрьдә старт ала.
Гадәт буенча Кыш Бабай һәм Кар кызы Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге ПДН хезмәткәрләре белән берлектә ПДНда исәптә торган уңышсыз гаиләләрдә тәрбияләнгән балалар янына кунакка барачак һәм аларга тәм-томнар тапшырачак.
Быел алар 17 бала янына барыр дип көтелә. Әлеге акциянең матур гадәткә әверелүен һәм Аксубай полиция хезмәткәрләренең беренче ел гына хәйриячеләр рольләрендә булмавын билгеләп үтәргә кирәк.
Балалар да алар белән очрашуга алдан ук әзерләнеп куя – шигырьләр һәм җырлар өйрәнә, чөнки кайвакыт полиция Кыш Бабае һәм Кар кызы уңышсыз гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга татлы бүләкләр тапшырган һәм аларның хыялларын тормышка ашырган бердәнбер кунаклар булып торалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев