Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Полиция хезмәткәрләре һәм коткаручылар көчәйтелгән режимда эшләячәк

Террорчылыкка каршы тору комиссиясендә Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәренең куркынычсызлыгы турында фикер алыштылар.

Ул район башлыгы рәислегендә көч структуралары, МЧС һәм прокуратура вәкилләре катнашында узды. Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлек җитәкчесе Илгиз Алмакаев бәйрәм чараларын үткәрү чорында һәм яллар вакытында террорчылыкка каршы иминлекнең ничек тәэмин ителәчәге турында сөйләде. Халык күп җыела торган урыннар тикшереләчәк, бәйрәмнәрдә патрульлек итү көчәйтеләчәк.

Янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар да көчәйтелгән режимда эшләячәк, бу турыда янгын-коткару гарнизоны җитәкчесе Руслан Ибляминов бәян итте. Мәдәният бүлеге җитәкчесе террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалауның муниципаль ярдәмче программасы ничек үтәлүен һәм РФда террорчылык идеологияләренә каршы тору планы кысаларында мәдәният учреждениеләрендә нинди кисәтү чаралары тормышка ашырылуы турында сөйләде. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров ведомствоара эшче төркем эше турында җиткерде.

Комиссиянең ел дәвамында башкарылган эшләренә террорчылыкка каршы комиссия секретаре Эльмира Крайнова нәтиҗә ясады һәм комиссиянең 2023 елга эш планы белән таныштырды.

– Илдәге вәзгыятькә карамастан, без балаларны һәм район халкын бәйрәм шатлыгыннан мәхрүм итмәскә тиеш. Массакүләм чаралар Аксубайда да, районның торак пунктларында да уздырылачак, – дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов, утырышка йомгак ясап. – Тик чаралар үткәрүне хезмәтләргә һәм ведомстволарга аерым контрольгә алырга, ә хокук саклау органнары һәм МЧС куркынычсызлык чараларын көчәйтергә тиеш. Бәйрәм көннәрендә учреждениеләр һәм оешмалар җитәкчеләренә кизү торуны оештырырга, өстәмә инструктажлар үткәрергә тәкъдим ителде.


Әзерләнүче теракт һәм башка теләсә нинди гадәттән тыш хәл турында шик туганда кая шалтыратырга? Телефоннан, үзең белән таныштырып һәм үзеңнең кайда булуың турында әйтеп, мөмкин кадәр тыныч сөйләшергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев