Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

«Погода» КФХсы чәчүне төгәлләде

«Погода» КФХсы фермер хуҗалыклары арасында республикада беренчеләрдән булып чәчүне тәмамлады.

Погодкиннар сабан культураларын чәчү эшләрен бер атна эчендә башкарып чыктылар. Һава шартлары үзгәреп тормаса, алданрак та төгәлләгән булырлар иде. Петр Александровичның элгәре Георгий Погодкинның да игенчелектә  эш тәҗрибәсе зур. Аның басуларында ашлык уңышы район дәрәҗәсенә тиң.

– Быелгы чәчү эшләрен, җирдә дым күп булган вакытта, кыска срокларда тәмамлап, мул уңышка өметләнәбез, – ди фермер. – Чәчүлек материал яхшы сыйфатлы, Россельхозцентрның район бүлекчәсендә сынау узган. 100 гектар мәйдан биләгән уҗымнар яхшы кышлады.

Чәчү агрегаты белән КФХ башлыгы Георгий Погодкин шәхсән идарә иткән. Фермерда вакытлыча эшләүче Владимир Тиманкин да чәчү алды эшкәртүен тырышып башкарган, шулай ук чәчүчеләр Владимир Пилайкин һәм Николай Мишин да сынатмаган.

Фермер, чәчүне тәмамлап, көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру эшләренә керешкән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев