Пилотсыз очу аппаратлары гаскәрләрендә хезмәт: югары өстәмә түләүләр һәм 240 мең сумнан башлап хезмәт хакы
Татарстанда пилотсыз очу аппаратлары гаскәрләренә (ВБС) контракт буенча хезмәткә алу дәвам итә.
Бу — Россия Федерациясе Оборона министрлыгы структурасындагы яңа берләшмә, анда хәрбиләр алдынгы технологияләр белән эшлиләр: «Герань» һөҗүмче дроннарыннан һәм «Странник» җир өсте роботлаштырылган платформаларыннан алып, экипажсыз катерларга кадәр.
Чирмешән һәм Аксубай районнарының хәрби комиссары урынбасары Радик Әмиров контрактчыларның акчалата тәэминаты турындагы детальләрне ачыклады.
— Пилотсыз очу аппаратлары гаскәрләрендә хезмәт итүчеләрнең акчалата тәэминаты югарырак, — дип ассызыклады ул. — Хезмәт үтүчеләрнең барысы да, вазыйфаларына карамастан, вазыйфаи окладка югары өстәмә алалар.
Түләүләрнең күләме дислокация урынына карап үзгәрә. Республика белән күрше төбәкләрдә урнашкан уку үзәкләрендә ике айдан да ким булмаган уку чорында хәрбинең кереме 70 мең сумнан башлана. Махсус хәрби операция зонасында бурычларны үтәгәннән соң, минималь хезмәт хакы аена 240 мең сумга кадәр арта.
Республика шулай ук үз карьерасын пилотсыз авиация белән бәйләргә теләүчеләргә моңарчы күрелмәгән ярдәм чаралары тәкъдим итә. Агымдагы елның 1 гыйнварыннан РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзүче гражданнарга бер тапкыр бирелә торган түләү 2,9 млн сумга кадәр арттырылды. Бу сумма Идел буе федераль округында иң югары һәм тулаем ил буенча алдынгылардан санала. Моннан тыш, төбәктә махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәмне регламентлаучы өч меңнән артык муниципаль акт кабул ителгән.
Контракт хезмәтенә кагылышлы барлык сораулар буенча турыдан-туры Чирмешән һәм Аксубай районнарының хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итәргә мөмкин, бүлекчәнең контракт буенча хәрби хезмәткә алу буенча элемтә телефоны: 89061177938.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев