Пилотсыз гаскәрләрдә хезмәт итәргә
Татарстанда пилотсыз гаскәрләргә җыю ачылды.
Пилотсыз гаскәрләрдә хезмәт итү һәм аңа ихтыяҗ турында Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары майор Рушан Даутов сөйләде.
– Пилотсыз гаскәрләр – РФ заманча Кораллы көчләренең яңалыгы. Алар 2025 елның декабрендә булдырылган: элек пилотсыз очкычлар булган бүлекчәләр гаскәрләрнең төрле төрләре буенча булган. Ерактан һәм якыннан хәрәкәткә китерелә торган, коптер тибындагы БПЛА һәм FPV-дроннар белән идарә итү бүлекләренә ир-егетләр җыялар. Яңа алынучылар «Ланцет», «Орлан», «Элерон», «Герань» дроннары һәм башка заманча пилотсыз очкычлар белән эшләячәк.
– БПЛА операторлары нәрсә белән шөгыльләнәләр?
–Алар разведка алып баралар, утны төзәтәләр, төгәл һөҗүмнәр ясыйлар. Бу дисциплина һәм техник белем таләп итүче югары технологияле хезмәт. Аларны заманча армиянең күзләре һәм колаклары дип атыйлар.
– Бу гаскәрләрдә хезмәт итәргә кем дәгъва итә ала?
– Россия Федерациясе Оборона министрлыгы белән килешүне 18-45 яшьлек, А яки Б сәламәтлек категориясенә ия булган, психологик сайлап алуны үткән кандидатлар төзи ала. Техник яки авиация белеме булганнарга, IT белгечләренә, геймерларга һәм БПЛА белән идарә итү тәҗрибәсе булганнарга өстенлек бирелә.
Шулай ук Россия армиясенең элиталы бүлекчәсе – «Рубикон» Перспективлы БПЛА технологияләре үзәге – 35 яшькә кадәрге ир-атларны дрон операторларына укыту өчен җыя.
– Нинди социаль гарантияләр каралган?
– Контракт төзегәндә бер тапкыр түләнә торган түләүләр:
2,5 миллион сум – Татарстан Республикасыннан, 400 мең сум – Оборона министрлыгыннан.
Моннан тыш, Татарстаннан чакырылучылар хәрби хезмәтне контракт буенча пилотсыз гаскәрләрдә хезмәт итүгә алыштыра ала.
Пилотсыз системалар гаскәрләренең бүлекчәләренә махсус шартларда контракт буенча хезмәткә кергәндә, хәрби хезмәт узучы контракт вакыты тәмамланганнан соң хезмәттән китә ала. Контрактның минималь вакыты бер ел тәшкил итә.
Махсус хәрби операциядә катнашу һәм хәрби бурычларны нәтиҗәле үтәү өчен өстәмә түләүләр. Социаль гарантияләрнең тулы пакеты каралган: кредит һәм салым каникуллары, гомерне һәм сәламәтлекне бюджет хисабына иминләштерү, хезмәт чорына уртача хезмәт хакын саклап калу. СВОдан соң хәрби хәрәкәтләр ветераны статусы: торак, беренче чираттагы бакча участоклары, югары уку йортларына конкурстан тыш керү, элемтә, мәдәният һәм спорт хезмәтләрендә өстенлек. Эшкә урнашу, 20 елдан соң ташламалы пенсия, түләүсез белем (югары яки урта), югары уку йортларында балалар өчен бюджет урыннары, лагерьларда ял итү. Хәрби-медицина учреждениеләрендә түләүсез дәвалану һәм тернәкләндерү, Оборона министрлыгының тупланма-ипотека системасы буенча торак. Гаиләләр өчен: 1,5 яшьтән башлап чираттан тыш балалар бакчасы, эшкә урнашуда ярдәм, психологик һәм юридик ярдәм һәм башкалар.
Пилотсыз гаскәрләр составында махсус хәрби операция катнашучылары өчен өстәмә гарантияләр. Төп аермалы ягы: контракт бер елдан да ким булмаган срокка төзелә, әмма ул автоматик рәвештә озайтылмый, шуңа күрә хәрби хезмәткәр срок тулгач хезмәттән азат ителә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев