Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Пилеш»: авыл сәхнәсендә миләш тәлгәшләре

Авыл вокаль коллективы район халкының күңелен яулый

Берничә еллар дәвамында районда Сергеевский авыл клубының «Пилеш» вокаль коллективы уңышлы гына эшләп килә.

Ерак авыллардагы тормыш район үзәгенекеннән аерыла. Перифериядә урнашкан күп кенә поселоклар белән чагыштырганда, Сергеевскийга кайбер шартлар буенча уңыш елмайган. Ул автотрасса буенда урнашкан, хәрәкәт итү планында бик уңайлы урын. Торак пунктта төзек клуб, китапханә, фельдшер пункты бар.
Тарихка күз салсак: 1938 елда ачылган башлангыч мәктәпне, бу елны биредә 137 кеше исәпләнгән, 2002 елда халык ике тапкырка кимрәк була һәм аны ябалар.

Киләсе елда поселок оешуга 100 ел була.

Бүген Сергеевскийда якынча 60 кеше яши. Алар кызыклы, күңелле яшиләр һәм бу, нигездә, «Пилеш» вокаль коллективы ярдәмендә.

Ун ел элек авыл җырчылары районда концерт программаларында катнаштылар, иҗади отчетларда чыгыш ясадылар. Үзләренең концерт костюмнары юк иде, башка коллективлардан алып тордылар, үзләренә яңгырашлы «Рябинушка» исемен уйлап таптылар.

Авыл кешеләренең халык җырларына булган мәхәббәте шулкадәр тирән була ки, еллар үтү белән иҗади кешеләрнең чын коллективы туплана һәм ул тагын да югарырак башкару дәрәҗәсенә күтәрелә. Аларга ярдәм итүче иганәче дә табыла – якташлары Вера Охотникова. Любовь Тимонкина чуаш күлмәкләре тегүдә ярдәм итә. Вокалчыларның ак төстәге концерт күлмәкләре дә, шулай ук милли һәм этник күлмәкләре дә бар. Хушпу баш киемен үз куллары белән теккәннәр.
Иҗади юнәлеш үзеннән-үзе билгеләнә – борынгы чуаш җырлары. Аның исеме дә ныклы беркетелгән: «Пилеш» (Миләш). Бу әйләнә-тирәгә матурлык бүләк итүче, күзләрне иркәли торган агач. Җыр яратучыларга карата мөнәсәбәт тә симовлик – үзләренең иҗатлары белән алар авылны таныта, аның тормышын эмоциональ яктан бай, эчтәлекле итә.

– Сергеевский төбәге борын-борынгыдан җырчыларга бай булган, – дип сөйлиләр ансамбльдә катнашучылар. – Безнең әбиләребез, карт әниләребез туган төбәккә мәхәббәт, ата-бабаларыбызның хис-кичерешләр белән сугарылган яңгыравыклы, матур җырларны белгәннәр. Без аларны торгызабыз. Халык җырлары – безнең мәдәни мирасыбыз, алар онытылырга тиеш түгел.

Репертуардагы яңа җырлар белән ансамбльдә катнашучылар беренче авылдашлары алдында чыгыш ясыйлар. Җыр үзләренекенә ошый икән – аларны кыю рәвештә күчмә репертуарга кертергә була.

Вокаль коллектив составында Нина Семенова, Зинаида Харитонова, Зоя Аниськина, Анна Якушкина, Мария Чугунова, Ирина Харитонова, Алиса Владимирова, Николай Овчинников, Римма Герасимова, Николай Харитонов бар. Мөмкинлектән чыгып, авыл ансамбленә Яр Чаллыдан кайтып Любовь Максименко ярдәм итә – ул җырлый да, гармунда да уйный.

Ансамбль күп кенә мәдәни мәйданчыкларда концерт номерлары белән катнашты. Быел гына да аның исәбендә дистәләгән якты чыгыш бар.

Шул исәптән – район Май чабу бәйрәмендә, район мәдәният йортының «Пошла жара» мәдәният проектында – үзәк паркта ял итүчеләрне җырлары белән сөендерде. Сергеевский башкаручылары шулай ук «Крутушка» Халыкара этник фестивалендә, Учук, Уяв чуаш бәйрәмнәрендә, Казанда фестивальләрдә, концертларда талантларын күрсәттеләр.

Кечкенә авылда шулкадәр талантлы һәм актив кешеләр булуы аркасында аның тормышы җанлы һәм күңелле уза.

Алиса Владимирова җитәкчелегендәге авыл клубы барысын да берләштерә, биредә бәйрәмнәр үткәрәләр, концертлар оештыралар.

Коллективта катнашучылар тагын бер күркәм традициягә нигез салганнар: алар юбилярның өйләренә музыкаль котлаулар белән киләләр. Зур булмаган концертлар тантана сәбәпчеләренә зур шатлык хисләре һәм онытылмаслык минутлар бүләк итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев