Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Петр Беренче утырткан имәннең чикләвегеннән Казанда агач үстерергә җыеналар

Бу идея Россиянең беренче императорының 350 еллыгына багышланган.

Казанда Петр Беренче патшаның 350 еллыгына имән агачы утыртырга планлаштыралар. Ул Җәйге бакчада Россиянең беренче императоры шәхсән үзе утырткан имән агачының чикләвегеннән үстерелгән.

«Без Петр Беренченең киләсе елда булачак юбилеен алдан башларга телибез һәм бу көздән үк имән агачы утыртырга планлаштырабыз. Әгәр килеп чыкса, Михляев йорты янында, ә барып чыкмаса, безнең Сандецкий утары паркында утыртырга ниятлибез», — дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстанның Сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева.

Туган якны өйрәнүчеләрнең версиясе буенча, Петр I Казанга килгәндә, сәнәгатьче Иван Михляев йортында кунак булган һәм шәһәр аша Персиягә сәфәре вакытында биредә үзенең 50 яшьлеген бәйрәм иткән дип фаразлыйлар. Озакламый сәүдәгәр Михляев император хөрмәтенә үз йорты белән янәшә агач чиркәү — Петр һәм Павел соборын төзегән.

Хәзер Михляев-Дряблов йорты — XVIII гасыр архитектура һәм тарихи һәйкәле. Ул Казан үзәгендә урнашкан, әмма берничә дистә еллар буш һәм хуҗасыз тору сәбәпле, нык таушалган. 2017 елда Михляев йортын реставрацияләү һәм аны Татарстанның Сынлы сәнгать музеена файдалануга тапшыру турында карар кабул ителде. 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев