Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Песков: Яңа ел алдыннан Путинның зур матбугат конференциясе булмаячак

Россия Президенты Владимир Путинның ел саен уздырыла торган зур матбугат конференциясе Яңа елга кадәр булмаячак.

Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

«Без Президент шулай да журналистлар белән аралашырга мөмкинлеге табар дип өметләнәбез, шул исәптән чит илләргә сәфәрләре вакытында да даими шулай эшли», - диде дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков.

Песков Россия лидерының Федераль Җыенга юлламасын игълан итүнең якынча көне турында сөйләп тормады, бу хакта Кремль соңрак хәбәр итәчәген әйтте.

Узган елда Путинның зур матбугат конференциясе дүрт сәгатькә якын дәвам итте.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев