Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Песков Анна Попованың Россиядәге бөтен кешене дә прививка ясарга өндәвен шәрехләде

Коронавируска каршы прививка ясатуга тискәре мөнәсәбәттәге кешеләр һәрвакыт булачак, дип әйтте Дмитрий Песков.

Роспотребнадзор башлыгы Анна Попованың Россиядәге барлык кешеләрне дә мәҗбүри вакцина ясатырга өндәвен Кремльдә хуплыйлар дип белдерде Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков.

Хәтта җитештерүчеләр күзлегеннән караганда да бу планга ирешү бик катлаулы, дип яза РИА Новости Дмитрий Песковка сылтама белән.

Җитештерүчеләр вакцинация препаратларын әзерләү темпларын арттыра, әмма экспертлар 18 яшьтән кечерәк кешеләргә вакцинациянең ничек тәэсир итәчәген ачыкларга тиеш, дип белдерде Песков.

Дмитрий Песков сүзләренчә, коронавируска каршы прививка ясатуга тискәре мөнәсәбәттәге кешеләр һәрвакыт булачак.

«Кызганыч, ковид-диссидент дип аталучы кешеләр һәрвакыт булачак. Бу аңсызлыкның үзенчә бер күренеше. Әмма теләсә кайсы очракта да, халыкның күпчелегенә вакцина ясатуга ирешергә кирәк һәм без моны эшләячәкбез», — диде Кремль вәкиле.

Алдарак Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова вирус белән көрәштә иң алдынгы ил булып калу өчен Россия халкының 100 процентына прививка ясатырга кирәк дигән иде.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев