Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Пешекчеләрнең – “кызу“ чор

Урак өсте – игенчеләр өчен генә киеренке вакыт түгел.

Язгы-кыр эшләренең беренче көненнән үк ашханә хезмәткәрләре өчен дә киеренке чор башлана. Үзәк йортта, Иске Ибрай авылында урнашкан “Аксу Агро“ агрофирмасы ашханәсендә дә шундый мохит хөкем сөрә.

Бу ашханәдә пешерелгән ризыклар күп еллар дәвамында искиткеч тәмле булулары белән дан тота. Хәзерге вакытта монда яшь коллектив эшли, һәм ул “марка данын“ саклый. Аш бүлмәсендә – 30 градустан артык эссе.

Әмма пешекчеләр моны сизми дә кебек. Матур, энергияләре ташып торган кызлар пешерәләр, кыздыралар. Ашханә мөдире Зөлфия Нигмәтуллина, пешекчеләр Алсу Маталиева һәм Асия Мостафина – кулинария осталары. Алар кыр кампаниясе катнашучылары өчен беренче, икенче ашларны әзерлиләр, тәм-томнар белән сөендерәләр. Ашханә янында хезмәт куйган эшчеләргә урында ук хезмәт күрсәтелә.

Кырларда төрле участокларда эшләүчеләргә – кайнар һәм кичке ашларны җиткереп куялар. Җәйге вакытта ашханә 60ка якын хезмәткәрне тулы кыйммәтле туклану белән тәэмин итә. Һәм механизаторлар да “кызу цех“ осталарының эше белән канәгать.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев