Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Пенсияне кире исәпләү

Бу нәрсәне үз эчен ала һәм пенсия күләме кайчан үзгәрер, ПФР Идарәсе җитәкчесе урынбасары Светлана Яковлева аңлатма бирә.

Пенсияләрне кире исәпләү – ул пенсия күләменең үзгәрүенә китергән яңа документлар тәкъдим итү, хәлнең үзгәрүе яки канунга үзгәрешләр кертүгә бәйле процесс.

80 яшькә җиткәч, инвалидлык төркеме үзгәргәндә, хезмәткә яраксыз гаилә әгъзаларының исәбе үзгәрүе яки туендыручыларын югалтуга бәйле хезмәт пенсиясе алучыларның категориясе үзгәргәндә, Ерак Төньяк районнарында тиешле календарь стаж туплаганда, картлык (инвалидлык) буенча хезмәт пенсиясенең  иминият өлешен билгеләү көненнән алып тулы 12 ай дәвамында эшләүне дәвам иткәндә  һәм  пенсия канунында каралган башка очракларда пенсияне кире исәпләү хокукы туа.

Кире исәпләү турындагы гариза пенсия алу урыны буенча ПФР Идарәсенә тапшырыла.

– 80 яшь тулгач һәм шулай ук инвалидлыкның иң югары төркеме билгеләнүгә бәйле артуга таба пенсияне кире исәпләү язмача гариза тәкъдим итмичә гамәлгә ашырыла, –  дип билгеләп үтте белгеч. –  Киметү ягына таба кире исәпләүләр дә гамәлдә булган пенсия канунында каралган шартларда пенсионерның гаризасыннан башка башкарыла.

Фото
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев