Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Педагогларның август конференциясе узган көнне мәктәптән тыш эшләр үзәге күргәзмәсе аеруча кызыксыну уятты

Анда күбесенчә район укытучылары династияләре һәм патриотик юнәлештәге экспозицияләр тәкъдим ителде

Өстәвенә, мәктәпләрнең өстәмә белем бирү педагоглары осталык дәресләре күрсәттеләр.

Бу көнне үзәк парк аша узучыларның барысы да райнның 1 нче һәм Иске Үзи урта мәктәпләре музейлары экспонатлары янында туктамый кала алмады.

«Ориент» эзләү клубы җитәкчесе Анастасия Чернышева Бөек Ватан сугышы узган территорияләрдә казу эшләре алып барылган вакытта табылган һәр предмет турында тәфсилләп сөйләде. Иске Үзи мәктәбе укытучысы Николай Львов – укучылар кулы белән эшләнгән хәрби техника макетларының һәрберсе турында бәян итте. Күргәзмәдә легендар Катюша макеты да, танк та, хәтта икенче бөтендөнья сугышының беренче айларында Кызыл Армия солдатлары сугышкан винтовкалар да бар иде.

Үзәкнең өч педагогы осталык дәресе оештырдылар. Мәктәптән тыш эшләр үзәге педагогы Гөлүсә Ваһапова җыелучыларга сәйлән белән чигү техникасын күрсәтте.

Иске Ибрай урта мәктәбе укытучысы Лилия Миңнегулова теләүчеләрне традицион татар чигү элементлары белән таныштырды.

Өстәмә белем бирү педагогы һәм Иске Тимошкино урта мәктәбе директоры киңәшчесе Наталья Яшмурзина мастер-класста катнашучыларны агачка рәсем ясау серләре белән таныштырдылар.

Рябовлар гаиләсе (Аксубайның 2нче мәктәбе), хатын-кызлар һәм балалар киемнәре аксессуарларын тәкъдим итеп, киемдә чуаш бизәкләрен күрсәтте.

Чубаровлар гаиләсе экспозициясендә (Кәкре Күл урта мәктәбе) агачтан эшләнгән көнкүреш әйберләре һәм традицион рус тегү техникасында интерьер бизәү әйберләре күрсәтелде.

Мәктәптән тыш эшләр үзәге “Беренчеләр хәрәкәте” белән берлектә #БЛАГОДАРЮ акциясен оештырды.

Хәрәкәт активистлары яраткан укытучыларына оригами техникасында башкарылган пеликаннар тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев