Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Печән дә, сенаж да әзерлиләр

Яңгырлы һава торышы кырда хезмәт куючылар эшенә аяк чалып торса да, алар булдыра алганча эшләргә тырышалар, күпьеллык үләннәрне чаптырып, сенаж чокырларын яшел масса белән тутыралар.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 8 июньгә алынган мәгълүматларга караганда, 14 250 гектар мәйданның 1600 гектардан артыгы чабылган инде. Шуның 709 гектары – печән, 720 гектары сенаж өчен. «Аксу Агро» ҖЧҖдә күпьеллык үләннәр 1000 гектардан артык мәйданда чаптырылган.

Сенаж базлары бер тонна яшел сенаж массасы белән тулган. Хуҗалыкта бер үк вакытта маллар өчен аеруча кыйммәтле булган беренче чабымнан печән әзерләү бара. АФ «Аксубай», «Актай» АФлары кырларында да азык әзерләү буенча эш җәелдерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев