Патриарх Кирилл: Казан - православие һәм ислам диненең нәтиҗәле хезмәттәшлеге символы
Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл сүзләренчә, Казан шәһәре православие һәм ислам диннәренең нәтиҗәле хезмәттәшлеге символы булып тора.
«Татарстан башкаласы христиан, мөселман һ.б. диннәрне тотучылар арасында илебез һәм халкыбыз иминлеген, уңышлы хезмәттәшлеген гәүдәләндерә. Казанда мәчетләр храмнар белән янәшә тора, христианнар һәм мөселманнар бергә хезмәттәшлек итә. «Россия - Ислам дөньясы» форумы үткәрелә башлау белән рус православ чиркәве дә аның эшчәнлегендә актив катнаша», - диде ул «Россия - Ислам дөньясы» XIV Халыкара икътисади форумы утырышында.
Ул Мәскәү патриархатының күп еллар дәвамында ислам лидерлары, оешмалары белән тугандаш мөнәсәбәтләрне хуплавын әйтте. «Мөселманнар белән күп еллар бер илдә яшибез. Россиядә уникаль динара мөнәсәбәтләр урнашты. Христианнар, мөселманнар һәм башка дин вәкилләре бу мөнәсәбәтләрнең традициясен сакларга тиеш», - дип саный ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев