Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Пасха бәйрәмен билгеләп үттеләр

Йөзләрчә православия динен тотучылар шимбәдән якшәмбегә каршы төндә, шатлыкларын уртаклашырга - Христосның яңадан терелүен каршы алырга дип Феодосий Тотемский чиркәвенә килде.

Районнан һәм шәһәрләрдән православие динен тотучы якташлар, әһәмиятле вакыйганы  бергәләп уртаклашу өчен, Аксубай чиркәвенә пасхаль гыйбадәт кылуга килгән иде. Төн уртасы алдыннан, бәйрәм башлануын хәбәр итеп чаң кагылды. Дин тотучылар кулга хоругви һәм икона, пасхаль яктырткычларны алып  тәре йөрешенә  чыктылар. Биредә кеше шулкадәр күп, хәтта алма төшәрлек тә урын юк иде.  дин тотучылар колоннасы чиркәү капкасына кадәр сузылды. Пасха шигырьләре .яңгырады.

–   Христос  яңадан туды! – әлеге мәһабәт һәм мөһим сүзләр рухани, гыйбадәтханә протоиерее Александр Качаев   авызыннан яңгырады һәм динчеләр: «Чынлап та туды!», - дип җавап бирделәр.

2 сәгать дәвамында барган бәйрәм литургиясеннән соң барлык халык та бер-берсен бәйрәм белән котлады һәм буялган йомыркалар белән алмашты.

– Бүген православия динен тотучылар бәйрәме, без гаиләбез белән чиркәүгә килдек, - дип шатлыкларын уртаклашты чиркәүгә килүче Елена. 

–  Пасха - бу зур гаилә бәйрәме. Әлбәттә бу көннәрдә православия динен тотучыларның өстәлләрендә пасха йомыркалары, кызыл төстәгеләре  христианнар өчен Христос каны буларак символлаша. Әлеге матур бәйрәм көннәрендә  өстәлләрдә тагын бер зур сый - куличлар була. Пасха Голгофаны символлаштыра. Бу Гайсә таркалган тау. Гайсә укучылары янына килгәч алар белән трапезаны бүлеште.

Бу хакта апостоллар истәлек итеп  өстәл артында урталыкта буш урын калдырганнар һәм аның алдына  икмәкнең бер өлешен куйганнар. Бу рәвешле укытучыларының  һәрвакыт алар белән булуын символлаштырганнар. Бу вакыйгадан соң  чиркәүдә икмәк калдыру традициясе барлыкка килә. Кулич икмәкнең бер төре булып тора да инде. Кичә чиркәүдә куличләрне изгеләндерү чарасы үтте.

Чиркәүдә билгеләп үтүләренчә, йомыркалар, куличларны изгеләндерергә теләүчеләр  ел саен  арта бара.  40 көнлек  пост артта калды, алда шулкадәр ук бәйрәм  көннәре. Киләсе атна Бөек седмица дип атала.

- Бу вакыт куличлар вакыты гына түгел, ә христиан дөньясын тотып торучы изге эшләр вакыты  да, – дип искә төшерде  чиркәү рухание.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев