Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай паркында балалар биеделәр һәм сабын куыклары очырдылар

Бүген үзәк паркта “Пошла жара” проекты кысаларында “Непоседы-детки” балалар бәйрәме узды!

Парктагы концерт мәйданчыгында төрле яшьтәге бик күп бала җыелды – нәниләрдән алып өлкән сыйныф укучыларына кадәр. Балаларга кунакка Бантик белән Шарик һәм “Буратино” әкияте персонажлары килде.

Күңелле музыка, биюләр балаларны җәлеп итте. Катнашучылар Буратино турындагы фильмнан популяр көйләргә биеделәр. Сабын куыклары очрыту балалар өчен тагын да кызыклы күңел ачу булды. Әкият персонажлары уеннар, бәйгеләр, викториналар үткәрделәр. Катнашучыларга танылган әсәрнең эпизодларын искә төшерергә, зирәклек күрсәтергә туры килде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев