Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Онытылырга тиеш түгел

Безнең районның туган якны өйрәнүчесе Шәүкәт Кәбиров тикшеренү эшләре белән күп шөгыльләнә.

 Ул Гали Әфҗалетдин улы Динмөхәммәтовның тормышын өйрәнүгә үз өлешен кертте. Бүген безнең гәзит битләрендә Шәүкәт Галимҗан улы ТАССР Югары Советы Президиумының беренче Рәисе турында сөйлиячәк.

Гали Әфҗалетдин улы 1892 елда Яңа Ибрай авылында крестьян гаиләсендә туа. Аның әти-әнисе иртә вафат була, малайны абзасы тәрбияли. Сигез  яшьлек чагыннан Галине кулакта эшләргә җибәрәләр. 13 яшендә ул туган авылын калдырып, төрле урыннарда була, Уралда, Себердә эшли.

1916 елда аны армия хезмәтенә алалар. Ул гражданнар сугышында катнаша. 1920 елда Динмөхәммәтов Компартиягә кушыла. 1921 елда аны Якутиягә партия эшен оештырырга җибәрәләр, аннары Томск шәһәренә Томск халык мәгарифе бүлеге каршындагы татар секциясенә сәркатип һәм милли азчылык бүлекчәсе мөдире итеп билгелиләр.

Берничә еллар дәвамында Динмөхәммәтов партия Үзәк Комитеты каршындагы Татар-башкорт бюросының җаваплы сәркатибе була. 1929-1931 елларда Гали Әфҗалетдин улы Мәскәү марксизм-ленинизм курсларында белем ала, аннан соң аны Башкортостанга Башкорт партия  өлкә комитетының агитмасса бүлеге мөдире урынбасары итеп билгелиләр. Аннары аны ОКК президиумы әгъзасы, совпартконтроль комиссиясе рәисе итеп сайлыйлар. 1936 елда Динмөхәммәтов Татариягә юллама ала.

– Нәкъ менә монда аның дәүләт эшлеклесе буларак сәләте ачыла, – дип билгеләп үтте Шәүкәт Кәбиров. – 1937 елның сентябрендә Динмөхәммәтов ТАССР ЦИК Рәисе вазифаларын башкаручы, СССР Югары Советы депутаты, СССР Югары Советы президиумы әгъзасы итеп сайлана.

1938 елда ТАССР Югары Советы депутаты итеп сайлана һәм гомеренең азагына кадәр – ТАССР Югары Советы Президиумы Рәисе вазифасында  эшли. Республика тормышында Гали Әфҗалетдин улы кызыксынмаган һәм йогынты ясамаган бер генә өлкә дә юк.

Бөек Ватан сугышы чорында ул үзенең оештыру осталыгын ача. 1942 елдан сәясәт идарәсе каршындагы фронтларның күпчелегендә татар телендә гәзитләр чыга башлый. Аларны чыгаруга Динмөхәммәтов тә үз өлешен кертә. 

1942 ел башында Динмөхәммәтов рәислегендә хәрәкәттәге Кызыл Армия командирларына һәм сугышчыларына бүләкләр җыю буенча Республика комиссиясе төзелә. Бүләкләрне тапшырырга делегацияләр оештырыла. Динмөхәммәтов үзе Калинин фронтында була.

Ул шулай ук Кызыл Армия офицерлары һәм солдатлары белән хатлар языша, фронтовиклар, сугышта һәлак булганнар һәм инвалидларның гаиләләренә ярдәм күрсәтә. Колхоз крестьяннары белән тыгыз элемтәдә тора.

– Кешеләргә якынрак булу, Казандагы тормышны яхшырак белү өчен Динмөхәммәтов шәһәр буенча җәяү йөри, – дип дәвам итте Шәүкәт Галимҗан улы. – Әлбәттә инде, аны шәһәрне төзекләндерү мәсьәләсе  борчый. Сугыш чорында ук ТАССРның 25 еллыгына әзерләнүгә бәйле ул кайбер тәкъдимнәр ясый һәм алар тормышка ашырылган. 

Күп еллык фидакарь хезмәте өчен Динмөхәммәтов хөкүмәттән  югары бәяләмә ала. Ул өч Ленин ордены һәм “Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен“ медале белән бүләкләнгән. Безнең буынның шундый легендар шәхес турындагы истәлекләрне онытырга хакы юк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев