«Омикрон» штаммыннан нәрсә көтәргә
Яңа «омикрон» штаммы акрынлап яңа территорияләрне яулый бара. Көн саен аның очраклары Россиянең төрле төбәкләрендә теркәлә.
Яңа штаммнан нәрсә көтәргә – без Роспотребнадзорның Аксубай районындагы Идарәсе баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов белән шул хакта әңгәмә корабыз.
– Андрей Сергеевич, «омикрон» штаммының билгеләре нинди?
– Дельта-штамм китереп чыгара торган билгеләрдән аермалы буларак, омикрон йоктырганда, хәлсезлек һәм көчле баш авыртуы ныграк борчый, сирәк очракта ис һәм тәм сизү югала. Гомумән алганда, билгеләр безгә күптән билгеле булган сезонлы ОРВИ авыруларына охшаш: тән температурасы 38°С градуска күтәрелә, кайчакта аннан да югарырак була, тән ватыла, борын тыгыла, томау төшә, тамак авырта, төчкерү-йөткерү, аппетит булмау күзәтелә. Кайбер пациентларның тән температурасы түбән була, ә балаларда йокы килү билгеләре күзәтелә. Авыручылар күбесе инфекцияне җиңелчә формада кичерә. Әмма вирусның яңа варианты кешеләр арасында бик тиз таралу үзенчәлегенә ия һәм шулай ук тын юлларын һәм үпкәләрне дә бик тиз һәм актив зарарлый, бу омикронга алдагы штаммнарга караганда тагын да җитдирәк карарга кирәк булуны раслый. Элек билгеле булган профилактик чараларны үтәүне дәвам итәргә кирәклеге дә күренеп тора. Авыру билгеләре сизелә башлауга ук ашыгыч рәвештә медицина ярдәме алуга мөрәҗәгать итәргә һәм профилактикалау буенча барлык тәкъдимнәрне төгәл үтәргә – битлек кияргә, кулларны юарга, дистанцияне сакларга һәм вакцинация ясатырга кирәк.
– Яңа штамм тагын да йогышлыракмы? Зарарлану куркынычы кайда күбрәк?
Омикрон штаммы белән зарарлануның югары булу куркынычы кешеләр күпләп була торган биналарда арта. Япония галимнәре мәгълүматларына караганда, омикрон моңа кадәр билгеле булган йогышлы авыруга караганда 4,2 тапкырга күбрәк тарала. Янәшә булган һәм инде ютәлләү, борынга томау төшү, тамак авырту кебек респиратор билгеләре булган кешедән авыру йоктыру куркынычы зур. Социаль дистанцияне үтәү һәм саклагыч битлек кию вирусның йогу куркынычын киметә, тик тулысынча түгел, бигрәк тә авыру кеше белән озак вакыт бер бинада булганда.
– Инкубацион чор күпме дәвам итә?
– Бүгенге мәгълүматларга караганда, инкубация чоры омикрон варианты белән зарарлан очракта 3-6 көн тәшкил итә. Яңа штаммның бик тиз таралу үзенчәлеген исәпкә алганда, авыру билгеләренең авыру кеше белән контактта булганнан соң икенче көнне үк яисә бер көннән соң пәйда булу ихтималы бар.
– «Омикрон» «дельта» штаммнан нәрсә белән аерыла?
–Кытай галимнәре исәпләвенчә, дельта-штамм өчен инкубацион чорның уртача дәвамлыгы 4,5 көн тәшкил итә. Омикрон өчен әлегә мондый төгәл саннар юк. Көньяк Африка табибларының якынча исәпләүләре буенча, инкубацион чор 5 көн дәвам итә, тик халыкның төрле төркемнәрендә ул берникадәр аерылып торырга мөмкин. Кайбер илләрдә авыручылар санының бик тиз артуы, дельта-вариант белән чагыштырганда, инкубация чорының кыскаруына ишарәли.
– Әлеге вариантны йоктырганнан соң күпмедер вакыттан соң COVID-19 тесты уңай нәтиҗә бирергә мөмкинме?
– Кагыйдә буларак, COVID-19га тест инкубацион чор ахырында, беренче билгеләр барлыкка килер алдыннан, ягъни зарарланганнан соң 1-6 көн узгач, ул уңай нәтиҗә бирергә мөмкин.
– Безнең районда авыру белән эшләр ничек тора?
–Әлегә Татарстанда омикрон белән авыру очраклары теркәлмәгән. Тулаем алганда, коронавирус белән авыручыларга килгәндә, гыйнвар башыннан Аксубай районында 4 очрак теркәлгән, авыручылар арасында алты яшьлек сабый да бар. Аның белән элемтәдә булган өлкәннәр прививка ясаткан һәм гаиләдә башка беркем дә чирләмәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев