Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Омикрон һөҗүм итә: тәүлек эчендә авыруның 15 очрагы теркәлгән, 5се – балалар арасында

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны соңгы айлардагы барлык рекордларны да узып китте.

Чәршәмбедә авыручылар саны 848 очракка кадәр җиткән, шуларның 94е – 18 яшькәчә балалар.

Роспотребнадзорның Аксубай районындагы бүлеге баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов билгеләп үткәнчә, коронавирусның дүртенче дулкыны прививка ясату-ясатмауга бәйле булмау белән характерлана. Барысы да, шул исәптән балалар да авырый. 2 февральдә районда авыруның 15 очрагы теркәлгән, 5се – балалар арасында. Гыйнвар башыннан 24 кешедә ковид инфекциясе ачыкланган, алар арасында 6 бала да бар. Узган шимбәдә, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча , мәктәпләрдә дәресләр туктатылды. Балалар өчен ачык һавадагы мәйданчыкларда чаралар оештырырга тәкъдим ителде. Районның мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина сөйләвенчә, районның белем бирү учреждениеләрендә Сәламәтлек көне оештырылган. Ял көннәрендә барлык мәктәпләрдә йогышсызландыру эшләре алып барылган.

erid: 2Vtzqw6pLty

– Балалар авырый, әмма без мониторинг алып барабыз һәм мәктәпләр ябылмаячак дип әйтә алам. Хәер, авыручылар саны арту сәбәпле, аерым сыйныфларны 3-4 көнгә өйгә җибәрсәк тә. Бу сыйныфта укучыларның 20 проценты авырган очракта. Мәктәпләрдә барлык санитар таләпләр үтәлә, – дип шәрехләде Рәмзия Зәйдуллина. – Авыруның беренче билгеләре барлыкка килгән очракта ата-аналарга баланы өйдә калдырырга һәм медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез. Коронавирус авыруының дүртенче дулкыны бик тиз тарала. Ә бу барлык хезмәтләрдә һәм ведомстволарда борчу тудыра. – Беренче дулкында без барасын да өйдә калырга чакырган идек. Бүген дә район халкына кешеләр күпләп була торган урыннарга мөмкин кадәр азрак йөрергә, хезмәт коллективларында санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәргә чакырып мөрәҗәгать итәсе килә. Хәлсезлек сизсәгез – өйдә калыгыз һәм медицина ярдәме сорап хастаханәгә мөрәҗәгать итегез. Үзизоляциядә калып сез авыруны җиңелрәк кичерәчәксез һәм вирус таратучы булмаячаксыз, – дип билгеләп үтте Андрей Тимирясов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев