Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Легаль булмаганнарны тикшерәчәкләр

Татарстанда “Нелегал“ оператив-профилактик операциясе старт алды.

Миграция мәсьәләләре буенча бүлекчә хезмәткәрләре полициянең участок вәкилләре белән берлектә миграция кануннарын бозучыларны ачыклау максатыннан чара уздыралар. Беренче чиратта, чит ил гражданнары хезмәтен кулланучы эш бирүчеләр арасында тикшерү уздырылачак.

Операция кысаларында яшәү урыны буенча чит ил кешеләрен теркәүче гражданнарны, шулай ук чит ил гражданнарының Россия Федерациясе территориясендә  канунлы яшәүләрен тикшерәчәкләр. Миграция бүлекчәсе хезмәткәрләре даими рәвештә оператив-профилактик чаралар уздырып торалар.

Күптән түгел уздырылган “Легаль булмаган мигрант“ оператив-профилактик операциясе вакытында аларның Россия Федерациясе территориясендә канунлы яшәүләрен дәлилләү турындагы белдерүне бирмәгәннәре өчен чит ил гражданнарына ике административ беркетмә төзелгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев