Өлкәннәргә ярдәм итү – аның яшәү рәвеше
Социаль хезмәткәрнең билгеләнеше – чит ярдәмнән башка эш итә алмаган кешеләр турында кайгырту.
Һөнәрләренең исеменнән үк күренгәнчә алар гел ярдәм итүдә. Өстәвенә, көнкүреш ихтыяҗларын башкаруда гына да түгел. Мондый кешеләргә карата, авыруларга һәм көчсезләргә яшәү теләген кире кайтарырга сәләтле әхлаки ярдәм дә бик мөһим.
Моны Надежда Кустенева бик яхшы белә, бүгенге көндә аның карамагында Иске Мокшино авылының һәм Мюд поселогының унике өлкән кешесе бар. Бу җиңел булмаган, әмма өлкән яшьтәге һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен бик тә кирәк булган эшне ул егерме өч ел бар тырышлыгын куеп, сабырлыгын биреп башкара. Шуңа бу аның һөнәре генә түгел, ә яшәү рәвеше, аның рухи халәте, дип әйтергә була.
Социаль хезмәткәргә еш кына психолог та, табиб та, аш-су остасы да, сердәш тә булырга да туры килә. Азык-төлек, дарулар алып кайту, өй җыештыру, утка-суга квитанцияләрне түләү кебек бик күп эшләрдән тыш, ул кешеләрне тыңлый белергә тиеш.
–Кайчакта без аларга рецепт буенча кирәкле даруларны алып кайтып бирәбез. Өстәвенә аларның һәрберсенә индивидуаль якын килү кирәк, чөнки һәрберсенең – үз холкы, – ди Надежда. –Ышанычны бары тик эш сөючәнлек, эшкә игътибарлы булу һәм җаваплы караш белән генә яуларга мөмкин.
Өч гүзәл кыз бала тәрбияләп үстергән Надежда, картлык көнендә балалары игътибарыннан мәхрүм калган кешеләрнең җан әрнүен яхшы аңлый һәм бу бушлыкны аларга карта аерым игътибар белән тулыландырырга тырыша.
Еш кына эшендә аңа төпчек кызы Вера ярдәм итә, ул шәфкатьлелеккә һәм мәрхәмәтлелеккә әнисеннән өйрәнә.
– Әнием – дөньяда иң игелекле һәм шәфкатьле кеше, – дип сөйли Вера. – Тормышта ялгыз, бәхетсез кешеләр булмасын өчен, мин дә аның кебек булырга телим. АТУТның коммерция бүлеге студенты, активист һәм җәмәгать эшлеклесе буларак, төркем җитәкчесе Ольга Елисеева сүзләренә караганда, аңа мондый сыйфатлар хас инде.
Әйе, безнең көннәрдә, социаль хезмәттәге кебек, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек һәм киң күңеллелек сыйфатлары мөһим роль уйнаган башка өлкәне очрату икеле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев