Ольга Павлова: «Аксубай җирендә талантлы кешеләр туа»
РФ Дәүләт Думасы Депутаты Ольга Павлова эшлекле сәфәр белән безнең районда еш була.
Ул гражданнарны кабул итә, төрле категория кешеләр белән очраша. Аны ветераннар да, мәктәп укучылары да таный. Үзенең чираттагы килүендә халык ышанычлысы район газетасына интервью бирде.
– Ольга Ивановна, чираттагы тапкыр безнең районнан киткәндә Сезне нинди хис-кичерешләр биләп ала? Сез районда нинди проблемалар белән очрашасыз?
– Мин проблемалар белән генә түгел, барыннан да элек казанышлар белән очрашам. Алар, беренчедән, зур мәдәни кыйммәтләргә кагыла. Дөресен генә әйткәндә, шушы биш ел эчендә Аксубайга юлны биш бармагым кебек беләм. Аксубай минем өчен һәрвакыт таныш район булды, чөнки 20 ел элек мин укытучы-остазлар Альметкиннар белән таныштым.
Ул чакта Владимир Альметкин әле яшь тренер иде. Без җиңел атлетика буенча чемпионатта очраштык. Мин авыл балаларыннан торган, республиканың спорт мәктәпләрен тәкъдим итүче күренекле командаларны җиңәргә сәләтле авыл районы командасын күрдем. Шул вакыттан минем Альметкиннар белән дуслыгым башланды, аларның күп кенә укучылары Казан педагогика университетына укырга керделәр.
Мин 14 ел команданың өлкән тренеры, доцент булдым, җиңел атлетика укыттым. 2016 елда РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка сайланганда, аксубайлылар белән очрашуда Камил Камал улы мине тәкъдим итте, залдан: «Сөйләп тормасагыз да була, без аны беләбез!» – дигән тавышлар ишетелде. Залда утыручыларның яртысы Казан педагогика университетын тәмамлаучылар булып чыкты!
Аксубайдан мин канәгатьләнү хисләре белән китәм. Тагын шуны әйтер идем, Аксубайда минем өчен якын булган ике кеше – Нина Александровна Телешева һәм Елисей Мурзич Тимирясов яши. Аларның берсенә – 99, икенчесенә – 98 яшь. Бу бөек кешеләргә тагын озак еллар яшәргә язсын. Минем өчен алар тормышта юл күрсәтүчеләр кебек.
Аксубайда гаҗәеп кешеләр күп. Мин билбау көрәше буенча ике тапкыр дөнья чемпионы булган яшь, чибәр, спортчы кыз Ольга Шугаева белән дә очраштым. Аңа әле дөнья беренчелегендә дә чыгыш ясарга туры киләчәк.
Аксубай җирендә талантлы кешеләр туа. Биредә хезмәт итә, үз эшләрен җиренә җиткереп яхшы башкара беләләр. Күптән түгел бөтен ил буенча Җиңү диктанты узды. Аны 3нче Аксубай мәктәбендә дә яздылар. Аудиториядә өлкәннәр дә, урта һәм яшь буын вәкилләренең дә булуы миңа бик ошады. Халык килде, димәк, аларга үз Туган илләренең тарихы, Җиңү тарихы кызыклы. Катнашучылар күп иде, аларга өч сыйныфта урыннар тәкъдим ителде. Биредә мәдәни мираска хөрмәт белән якын килү күренеп торды.
Без район башлыгы Камил Гилманов, мәдәният хезмәткәрләре белән күп аралашабыз, төрле хәлләр, планнар турында фикер алышабыз. Мәдәни планда да зур потенциал сизелеп тора. Республикада Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы бара. Бу ел кысаларында бик күп бәйрәмнәр үткәрелә. Уяв – чынлыкта бүген Татарстан да, Россия дә түгел, ә дөнья бренды. Мин биредә яшәүчеләрнең халык йолаларын, чигү техникасын саклауга көчле якын килүләрен күрдем. Монда борынгы әйберләр, тарихи ядкарьләр саклана. Бу бүген бик тә кыйммәт, Россиянең матди булмаган мирасы.
– Әйдәгез, Сезнең район тормышында, кайбер мәсьәләләрне чишүдә катнашуыгызга нәтиҗә ясыйк әле.
– Бу тыгыз хезмәт белән тулы вакыт аралыгы. Соңгы 5 елда без Аксубай районының иң ерак урнашкан торак пунктына кадәр килеп җиттек. Сәламәтлек саклау буенча күп кенә мәсьәләләрне хәл иттек: ашыгыч ярдәм хезмәтен киңәйттек, саклагыч костюмнар сатып алдык, мәдәният өлкәсендә дә билгеле эшләр башкарылды. Үсеп килүче буынга аерым игътибар бирелде: укучыларны, спортсменнарны хөрмәтләдек, чаңгылар, спорт инвентарьлары сатып алдык. Халык белән аралаштык, кешеләр үзләрен борчыган сорауларга урында ук җавап ала алсыннар өчен кулдан килгәннең барысын да эшләдек. Бу бик мөһим.
Нигездә, 5 ел дәвамында төп игътибар гади кешеләргә бирелде. Бик күпләргә адреслы ярдәм итүгә ирештек. Яңалыклар күп. Шушы 5 ел эчендә, безнең команда Камил Камал улы белән хезмәттәшлектә яхшы эшләде дип саныйм. Без яхшы нәтиҗәләргә ирештек. Кешеләр рәхмәтле, алар игелекне онытмый. Аксубайлылар безнең эшкә бәя бирерләр дип уйлыйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев