Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Ольга чишмәсен чистарттылар

Районда «Татарстанның чиста урманнары» экология акциясе 2019 елның 15 ноябренә кадәр дәвам итә.

Бу юлы Яңа Тимошкино авылы янында, Аксубай участок урманчылыгының 29,30 кварталларында урнашкан Ольга чишмәсе игътибар үзәгендә булды. Халык ял итәргә яраткан урынны чистартуда Аксубай участок урманчылыгы, Яңа Аксубай, Иске Үзи авыл җирлекләре хезмәткәрләре катнашты.

Урманчылар һәм муниципалитет хезмәткәрләре зур тырышлык куеп эшләделәр. Алар чишмә тирәсеннән һәм урман буеннан 3 кубометр чүп-чар җыеп, аны көнкүреш калдыклары полигонына озаттылар. Акция 15 ноябрьгә кадәр дәвам итә.

Табигать файдасына игелекле эшләр башкару өчен ай уртасына кадәр вакыт бар әле. Табигатьне саклау эшендә катнашырга теләсәгез, Аксубай урманчылыгына шалтыратыгыз.    

6+
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев