Октябрь-Трудолюбов китапханәсендә китап күргәзмәләре даими үткәрелә
Аларны әдәбият классикларының һәр юбилеена оештыралар.
Рус класскилары гына түгел, шулай ук укучылар арасында популярлык казанган чит илләр язучыларыныкын да.
Ләкин чираттагы күргәзмә гадәтидән бераз аерылып торды. Аны якташ язучыларга багышладылар.
Бу юлы китапханәдә чуаш язучылары-юбилярлары турында мәгълүмат белән “Аксубай җиренең тыныч почмагы” портретлары циклын тәкъдим иттеләр. Аксубай язучыларының иҗаты төрле. Ләкин аларның хезмәтләрен үз җиренә, туган ягына, аның бай табигатенә мәхәббәт берләштерә.
Күргәзмәдә әдәбиятта үз эзләрен калдырган язучыларның китапларын күрергә мөмкин. Бу Николай Савруковның «Ветер в лицо», Иван Егоровның «Усал хыпар», Василий Волковның «Край родимый, Аксубай» һәм башка китаплары. Монда ук Ирина Степанованың «Путешествие по родному краю» тарихи эше белән танышырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев