Офицер зур сугышның кечкенә геройлары турында сөйләде
1нче Аксубай урта мәктәбенең 3-4 сыйныф укучылары Сугышчы-интернационалистларны искә алу көнендә гражданлык-патриотик тәрбия кысаларында генерал-майор Анатолий Молоствов белән очраштылар.
Очрашу зур сугышның кечкенә геройларына багышланды.
Кунак укучыларга сугыш чоры балаларының өлкәннәр белән бергә ничек көрәшүләре, завод һәм фабрикаларда станок артында, төзелештә, авыл хуҗалыгында хезмәт куюлары турында сөйләде.
– Биш миллионнан артык бала концлагерьлар, гетто һәм башка мәҗбүри тоту урыннары узниклары булганнар, – дип сөйләде офицер. – Сезгә тыныч күк йөзе телисем килә. Бары тик ил-көннәребез тыныч булганда гына бала чак бәхетле була ала. Ә үсеп җиткәч, инде башка балалар бәхетле булсын өчен, сез үзегез илдә тынычлыкны тәэмин итәрсез.
1нче Аксубай урта мәктәбе архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев