Офицер хатыны «Нечкәбил» бәйгесендә Аксубай районын тәкъдим итте
Мантовлар гаиләсе бәйгенең «Гаилә һәм җәмгыять» номинациясендә лауреат булды
Лилия Аксубайда туып-үскән. Әти-әнисе – Василий Васильевич һәм Гүзәл Шәрифҗан кызы Крмаковлар – үз һөнәрләрендә хөрмәткә лаек, тәртипле, тату гаилә.
Крмаковларның балалары нәкъ менә әти-әни мәхәббәте, назы һәм үзара ихтирам үрнәкләрендә тәрбияләнеп үскәннәр. Һәм боларның барысын да Лилия үзендә сеңдерергә һәм гаиләсенә дә күчерергә тырышкан.
Булачак тормыш иптәше – Дамир белән Лилия әбисенең туган ягы Биектау районының Бөреле авылында танышкан. Алар Лилия бишенче курста укыганда, бер компаниядә утырганда танышалар. Дамир ул вакытта хәрби училищеның дүртенче курс курсанты була. Шуннан соң алар бүтән аерылышмыйлар.
– Дамир минем күңелемне үзенең холкы, булдыклылыгы, тәртипле һәм игелекле булуы белән яулап алды. Ул беренче тапкыр кулымнан алгач, аның минем кеше булуын тойдым, аның куллары шулкадәр ышанычлы иде. Аңардан кайгыртучанлык бөркелә иде. Аның белән мин дөнья читенә дә барырга әзер идем, һәм шулай килеп чыкты да. Ул училищены тәмамлагач, без өйләнештек һәм туй сәяхәте урынына ерак Байкал артына юл тоттык, – дип сөйләде Лилия.
Ирле-хатынлы Мантовлар унбер ел Чита өлкәсенең кечкенә Борзя хәрби шәһәрчегендә яшиләр, гаилә көнкүрешен хәрби тулай торакта төзекләндерә башлыйлар. Бу туганнардан шулкадәр ерак була ки, хәтта беренчел кирәк-яракны да алып китү физик яктан мөмкин булмый. Ир белән хатын тормышны бер кашыктан тотынып башлауны – үзләре турында, дип таный. Әмма бу вакытларның иң бәхетле чор булуын да билгеләп үтәләр – мәхәббәт җимешләре булып уллары Самир һәм кызлары Сафина дөньяга килә, бөтен авырлыкларны да бергәләп җиңәләр.
Шәһәрчектәге тыныч тормышны, шулай ук бөтен илдәге кебек үк, махсус хәрби операция боза. Аларның хәрби часте махсус хәрби операциягә беренчеләрдән булып керә. Хәрби шәһәрчек әкренләп бушап кала, хатыннар якыннары һәм туганнарына якынрак, кече ватаннарына таба кайта башлыйлар.
Лилия дә өенә кайтырга карар итә. Шулай ук, кайчандыр Байкал артына баргандагы кебек үк, кулына ике-өч чемодан белән генә, ләкин инде ике бала һәм гаилә әгъзасына әверелгән мәче белән.
Әмма офицер хатыны бөтен кыенлыкларны да нык булып кабул итә. Лилия үзенең сайлавына бер тапкыр да үкенми. Ул әтисенең һәм иренең туган көннәре 16 февральгә туры килүен аеруча җылылык белән билгеләп үтте. Моны символик дип саный.
– Әтием минем өчен һәрвакыт герой булды – спортчы, баянчы, без аның белән иҗади отчетларда чыгыш ясый идек һәм аның ярдәме белән мин җырлыйм һәм музыка коралларында уйныйм. Әнием дә минем өчен бөтен нәрсәдә үрнәк – нечкә күңелле, әмма нык холыклы, ул мине әни, өй хуҗабикәсе булырга өйрәтте. Мин, үзем, галәм өчен генә түгел, миллионлаган гаиләләр тормышы хакына Ватан сагында торган ирем – Дамир белән горурланам, – дип сөйли Лилия Мантова. – Миңа һич кенә дә көчсез булырга ярамый. Әлегә мин балаларым өчен әти дә, әни дә, әмма ирем кайткач, без икеләтә бәхетле булачакбыз.
Ире хезмәт иткән вакытта, Лилия үзенең яраткан эше белән шөгыльләнә – мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен инглиз теле студиясен ача, хәйриячелек белән шөгыльләнә һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итә. Ул яхшы, ачык күңелле, игелекле, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булган кеше.
Лилия районнан бәйгедә катнашуга чакыруны горурланып кабул итә. Һәм читтән торып үткәрелгән турны узгач, алга таба тагын да зуррак эшләр көтәчәген күз алдына китереп, бераз куркып та кала.
– Бу тормышта барысы да очраклы түгеллегенә бөтен күңелем белән ышанам. Һәм юлымда һәрвакыт игелекле, ярдәмчел кешеләр очравына Ходай Тәгаләгә рәхмәтлемен. Алар ерак Борзяда да, Татарстанда да булды. Туган якны өйрәнү музее директоры Наталия Куштукова әнә шундый булып чыкты. Ул шәхси вакыты белән исәпләшмәде, ничек, нәрсә эшләргә кирәклеген әйтеп торды, репетицияләр белән җитәкчелек итте, кирәкле кешеләрне җәлеп итте. Аның булышлыгы, баянчы Эдуард Ильин, Светлана Николаевна Колесникова һәм Александр Михайлович Евграфов, дус кызым Ирина Тихонова ярдәмендә, без бәйгегә әзерләнеп, районны лаеклы тәкъдим итә алдык. Казанга килеп, безгә кушылган Дамирның һәм үземнең әти-әниләребезгә, туганнарга, якыннарга, апа-сеңелләргә, эне-абыйларга рәхмәтлемен. Безгә көч биреп торыр өчен хәтта хәрби шәһәрчектә бергә яшәгән дусларыбыз да килде. Сөйгәнем Дамир, без булдырдык, без үзебезнең Мантовлар гаиләсен лаеклы тәкъдим иттек, дип горурланып әйтә алам!
Татарстанның тату гаиләләре бәйгесендә Мантовлар гаиләсе күпмилләтле гаиләнең гореф-гадәтләрен һәм йолаларын күрсәтте. Лилиянең әтисе – чуаш, әнисе һәм ире – татарлар. Туганнары арасында талантлы, сәләтле кешеләр күп, алар офицер хатынына гаиләсен бәйгедә тәкъдим итәргә ярдәм иттеләр.
Бөтен гаилә милли киемнән булды, Лилия гаиләнең барлыкка килү тарихын шигырь формасында үзе язган, баянга кушылып чуаш һәм татар халык җырлары башкарылды. Лилия, оештыручыларны һәм катнашучыларның гаиләләрен милли колорит белән гаҗәпләндереп, татар һәм чуаш милли ризыкларын әзерләде.
Дамир бәйге дәвамында элемтәдә булды һәм үзенең яраткан хатыны өчен җан атты. Лилия Мантова сәхнәгә бүләкләү тантанасына күкрәге бүләкләр белән тулы иренең кителендә горурлык белән күтәрелде.
Мантовлар гаиләсен «Гаилә һәм җәмгыять» номинациясендә лауреат дипломы белән бүләкләделәр.
Әлегә ахыргы нәтиҗәләр билгеле түгел, бәйгегә йомгак ясалмаган. Финалистларны соңрак игълан итәчәкләр. Тик бер генә нәрсәне әйтәсе килә: аксубайлылар өчен бу инде җиңү! Гаилә сәхнәдә районны тәкъдим иткән вакытта конкурсантлар өчен онлайн-тавыш бирү барды. Мантовлар гаиләсе өчен туганнарыннан, якыннарыннан, дусларыннан, Ватаныбыз сагында торган Россия офицерының гаиләсен хөрмәт иткән барлык кешеләрдән 864 тавышы бирелгән. Ә ватан сакчысы өчен гаиләсе аның өчен ышанычлы тыл булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев