Оешмада коррупциягә каршы сәясәт – аны ничек оештырырга?
«Коррупциягә каршы тору турында» 273-ФЗ номерлы законның 13.3 маддәсе оешмаларның коррупцияне кисәтү буенча чаралар күрә бурычларына турыдан-туры күрсәтә. Моны ничек эшләргә? Бу хакта район башлыгының коррупциягә каршы тору буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова сөйли.
– Оешманың коррупциягә каршы эшчәнлеге – ул папкага салынган гади документ кына түгел. Ул хезмәткәрләр коррупциягә юл куймасыннар, вазыйфаларны тиешле дәрәҗәдә башкармау хисабына шәхси файда алмасыннар өчен, хезмәткәрләрнең хокук тәртибен тәрбияләүгә юнәлдерелгән тулы чаралар комплексы.
Күп кенә җитәкчеләр коррупциягә каршы сәясәт тәрбияләүне оештыру өчен локаль актлар әзерләү һәм алар белән хезмәткәрләрне таныштыру да җитә дип саный. Асылда коррупциягә каршы сәясәт – оешма эшчәнлегендә коррупцион хокук бозуларны профилактикалауга һәм кисәтүгә юнәлдерелгән үзара бәйләнештәге принциплар, процедуралар һәм конкрет чаралар. Эшче яисә хезмәткәрнең теләсә нинди коррупцион-куркыныч хәлдә үзен ничек дөрес тота алуына тулаем оешманың эшчәнлеге турындагы тәэсирләр бәйле.
– Оешма үз сафларында коррупцияне булдырмау буенча конкрет нинди чаралар күрергә тиеш?
– Коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы затларны билгеләргә, хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек итәргә, хезмәткәрләрнең намуслы эшләвен тәэмин итүгә юнәлтелгән стандартларны һәм процедураларны практикага кертергә, оешма эшчеләренең эш урынында үз-үзен тотышын һәм этика кодексын кабул итәргә, мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау һәм җайга салырга кирәк, рәсми булмаган хисап төзүне һәм ялган документларны куллануны булдырмаска. Әлеге таләп барлык юридик затларга, аларның оештыру-хокукый рәвешләренә һәм милек формаларына бәйсез рәвештә, ягъни дәүләт тарафыннан төзелгән предприятиеләргә һәм учреждениеләргә генә түгел, ә җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләргә, акционер җәмгыятьләргә һәм коммерциягә карамаган башка оешмаларга да кагыла.
Моннан тыш, хезмәткәрләр тарафыннан бүләкләр алуга да, шулай ук аларны оешма исеменнән бүләкләүгә дә игътибар итәргә кирәк. Бүләкләр алу хезмәткәрне бүләк бирүче каршында бурычлы булу мөмкинлеген дә исәпкә алырга кирәк. Шуңа күрә аларны еш кына формаль булмаган, шул исәптән коррупцион мөнәсәбәтләрне саклау өчен кулланалар.
Хәтта бәясе билгеле күләмдә зур булмаган бүләк кабул итү дә, ришвәт алу яисә коммерцияле сатып алу буларак квалификацияләнергә мөмкин.
Оешманың коррупцияне кисәтү буенча чаралар куллану һәм эшләү буенча югарыда күрсәтелгән маддә бурычларын үтәмәве федераль закон таләпләрен бозу булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев