Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Оешмаларда да ришвәтчелеккә каршы көрәшергә кирәк

Ришвәтчелеккә каршы торуның төп принципларыннан берсе - дәүләт һәм ул төзи торган структуралар белән генә түгел, ә гражданнар җәмгыятенең башка институтлары белән дә кисәтү чараларын куллану.

«Ришвәтчелеккә каршы көрәш турында»гы Федераль закон кысаларында ришвәтчелекне кисәтү чараларын эшләү һәм кабул итү буенча оешмаларның бурычлары билгеләнгән.

– Оешмаларда закон тарафыннан куллануга тәкъдим ителә торган чаралар исәбенә берничә пункт керә. Шул исәптән ришвәт һәм башка хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы бүлекчәләрне яисә вазыйфаи затларны билгеләү дә. Оешма хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек итәргә тиеш, – дип искә төшерә район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова. - Намуслы эшне тәэмин итүгә юнәлдерелгән стандартлар һәм процедураларны эшләү һәм гамәлгә кертү зарур. Һәр оешма хезмәткәрләренең этика һәм хезмәт тәртибе кодексын кабул итәргә тиеш.

Ә ришвәтчелеккә каршы сәясәт-мәнфәгатьләр каршылыгын булдырмау һәм җайга салу, рәсми булмаган хисап төзүне булдырмауга һәм ялган документлар кулланмауга юнәлдерелергә тиеш.

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев