Очрашуны геройларча көрәшкә багышладылар
Яңа Тимошкино авыл китапханәсендә үткән “Син хәтердә һәм йөрәктә Сталинград” дигән тарихи хәтер сәгате истәлекле дата – Бөек Ватан сугышы барышында борылыш мизгеленә әверелгән Сталинград сугышының 80 еллыгына багышланган иде.
Чарага педагог ветеран, тарихчы Вера Бикмурзина чакырылды. Ул китапханә кунакларына совет солдатларының батырлыгы, якташлары, Сталинград сугышында катнашучылар И.Д. Пискарев һәм В.П. Константинов турында сөйләде.
Чара “Сталинград сугышына 80 ел” слайд презентациясе белән үрелеп барды. Шулай ук "Сталинград: Иделдә бөек сугыш“ китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев