Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Очрашу чуаш теленә багышланды

Туган тел көнендә Яңа Тимошкино авыл китапханәсендә гадәти булмаган чара узды.

Китапханә хезмәткәрләре балалар бакчасы тәрбиячеләре белән берлектә балалар өчен чара оештырдылар.

Булачак укучыларда, китап сөючеләрдә туган телгә мәхәббәтне яшьтән үк тәрбияләргә кирәк, дип саный китапханәче Любовь Леонтьева.

Бу көнне танып белү сәгате вакытында балаларга чуаш милли ир-ат һәм хатын-кызлар киемнәре һәм бизәнү әйберләре тәкъдим ителде. Китапханәче “Тел – халыкның җаны” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.

– Халыкара туган тел көне телне саклап калу максатыннан үткәрелә, – дип аңлатты китапханә хезмәткәре. – Бу көн барлык телләрне тигез дип игълан итә, чөнки аларның һәрберсе кешенең аралашу ихтыяҗларын канәгатьләндерә һәм һәрберсе без сакларга тиеш булган тере мирасны гәүдәләндерә.

Чара ахырында мәктәпкәчә яшьтәге балалар туган телләрендә шигырьләр сөйләделәр.

Туган тел көненә багышланган чара Иске Тимошкино балалар бакчасында да оештырылды.

Фото: китапханә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев