Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Өченче яшь университеты

Пенсия фондының Татарстан Бүлеге Башлыгы Татарстан Республикасы буенча “Россия пенсионерлар союзы“ Төбәк бүлеге оештырган Өченче яшь университетының 12 нче уку елын ачты.

– “Өченче яшь университеты“ Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләрендә дә эшләп килә һәм 12 ел дәвамында,  өлкәннәргә формаль булмаган өстәмә белем бирү хезмәтләрен тәкъдим итү юлы белән, өлкән яшьтәге кешеләрнең  интеллектуаль, мәдәни һәм рухи үсеше таләпләрен канәгатьләндерә.

Университет эшли башлаганнан алып Аксубай районында 300 дән артык пенсионер аның төрле программалары буенча өйрәнүләр үттеләр, өстәвенә  шуларның 200 е компьютер технологияләре һәм интернетны куллану өлкәсендә белем алдылар. Агымдагы елның сентябреннән  университет студентлары ике авыл җирлегендә сабак алуга керештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев