Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Нәтиҗә өчен хезмәт куялар

“Смена“ бүлеге – “Восходящая заря“ агрофирмасы филиалы бүлекчәләре арасындаи иң зурларының берсе.

Бу көннәрдә эш бик тыгыз бара. Бер үк вакытта берничә эш башкарыла. Көн саен Яңа Аксубайда урнашкан товарлыклы-сөтчелек фермасында сенаж һәм печән запаслары тулылана бара. Үзәк базадан азык хәзерләү буенча механикалаштырылган звено ритмлы эшли. Бүгенгесе көнгә азык җитештерүчеләр 3500 тоннадан артык сенаж, 200 тоннадан артык сыйфатлы печән хәзерләгәннәр.

Ферма территориясендә ремонт эшләре алып барыла. Кардалар, бүлмәләр, тирес чыгару, азык өстәлләре тәртипкә китерелә. Төп операцияләрне авыл хуҗалыгы ветераннары Рамил Камалетдинов һәм Тәлгат Сөнгатуллин башкаралар. Лаеклы ялда булсалар да, ферма эшләре өчен җан аталар. Кыска вакыт эчендә ветераннар 3 айга кадәр яшьтәге бозаулар өчен алты карда ясаганнар. Чын хуҗалар кебек эшләгәннәр, чөнки булачак сөтлебикәләргә яңа “фатирларда“ уңайлы һәм рәхәт.

“Смена“ бүлегендә сөт җитештерү күрсәткечләре – агрофирма буенча иң яхшысы. Яңааксубайлыларның савым күләме  үткән елның шул ук чоры күрсәткечләренә карата  153 процентны тәшкил итә. Ферма буенча гомуми савым күләме бу көннәрдә 5200 килограммны тәшкил итә. Коллективта Яңа Аксубай, башка әйләнә-тирә авыллар һәм район үзәге кешеләре хезмәт куя. Еракта яшәүчеләр өчен вахта методы кулланыла.

Терлекче Эдуард Федоров, сыер савучылар Римма Ефимова, Светлана Антонова, Светлана Гайнатуллина кебек хезмәткәрләр – үз эшләренең осталары. Алар дуңгызлар үстерү комплексы үзгәртеп корылганнан соң товарлыклы-сөтчелек фермасына килгәннәр, һөнәрләрен үзгәрткәннәр: дуңгызчылардан сыер савучылар булганнар. Бу тармакта да яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр – аларның савым күләме үткән ел дәрәҗәсенә карата 150 процентны тәшкил итә.

Фермада бозаулар үстерү буенча хәл дә яхшы бара. Бу бүлектә күп тапкыр терлекчелек буенча район, республика семинарлары узды, һәм яңааксубайлыларның  хезмәттәшләре белән бүлешер хезмәт серләре күп.

– Бөтен ферма коллективының – ветеринарларның, зоотехник хезмәтләренең, сыер савучыларның, терлекчеләрнең бердәм, тырыш хезмәте яхшы нәтиҗә бирә, – дип бүлеште бүлекчә управляющие Мәүлет Сәрвәретдинов. – Кешеләр монда һәрберсе үз урынында зур теләк  белән һәм яхшы нәтиҗәс өчен хезмәт куялар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев