Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Һөнәрең күңелеңә хуш килсә, эшләр уңышлы бара

Күпъеллык һәм нәтиҗәле хезмәте һәм ТР агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен «Аксубай» агрофирмасы ҖЧҖ икътисадчысы Галина Кондратьева Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Теләсә кайсы предприятиенең уңышы күпмедер дәрәҗәдә белгечләрнең, аерым алганда икътисадчының профессиональлегенә бәйле. Галина Кондратьева бу эшкә ике дистәдән күбрәк гомерен багышлаган.

–Эшкә канәгатьлек белән киләм, – дип сөйли Галина Михайловна. – Монда тормыш кайный, мөһим эшләр хәл ителә. Икътисадчы һөнәрен очраклы рәвештә генә сайладым дисәм дә була – Савгач урта мәктәбендә укыганда иптәш кызым белән педагогия институтына чит телләр факультетына укырга керергә ныклап әзерләндем. Әмма соңгы мизгелдә документларны авыл хуҗалыгы академиясенә тапшырдым – менә шулай килеп чыкты. 1994 елда икътисадчы-оештыручысы белгечлеген алдым.

Аның беренче эш урыны – «Заря» колхозының баш икътисадчысы. Заманалар үзгәрде, шул вакытта бирле күпме еллар узды. Галина Михайловна берникадәр вакыт муниципаль берәмлекләр системасында да эшләп ала, аннары янә үз һөнәренә кайта. Икътисадчы вазыйфасына бюджетны планлаштыру, оешма хуҗалыкларын ай саен анализлау, эшчеләргә эш хакын исәпләү кебек җаваплы бурычлар керә. Тәҗрибәле белгеч үз бурычын уңышлы башкара, шуның өчен бүләккә лаек булды да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев