Һөнәре буенча түгел, ә сәләте буенча мөгаллим
Татар теле укытучысы Мәрьям Шакирова күркәм юбилеен билгеләп үтте.
Ул Яңа Ибрай авылында туган һәм 1988 елда, Алабуга педагогика институтын тәмамлаганнан соң, Яңа Кармәт авылы мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучы булып эшкә җибәрелә.
Язмыш кушуы буенча беренче көнне үк үл анда үзенең булачак тормыш иптәшен очрата, ә кышын инде алар туй ясыйлар. Яшь гаилә биш ел Яңа Кармәттә яши, ике балалары – Ләйсән белән Тәлгать шунда дөньяга аваз сала.
1993 елда Мәрьям Шакирова шәһәргә күчәргә карар кыла. Беренче чирекнең ике аен ул Түбән Кама шәһәрендә үткәрә, ә балалары һәм ире авылда кала, тик алар калага гаиләләре белән күчеп китәргә өлгерми калалар, Мәрьям Аксубайда калырга карар итә.
1993 елның ноябреннән ул яңа ачылган 2 нче Аксубай мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башлый һәм бүген дә әлеге уку бинасында тырыш хезмәт куюын дәвам итә. Ул 32 еллык педагогик стажга ия мөгаллимә!
Мәрьям белән белән таныш булган һәркем аның нинди тормыш сөючән, позитив һәм әйләнәтирәдәгеләргә игътибарлы булуын яхшы белә. Бәлки, шуның өчен дә укучылар аны яраталар, балалар белән эшләү – аның сәләте.
– Беркайчанда сайлаган һөнәремә үкенмәдем. Балаларга белем, игътибар һәм кайгыртучанлык бүләк итү, минем өчен зур бәхет, – дип бүлеште Мәрьям Шакирова.
Мәрьям Шакировага 55 яшь тулды – ул яраткан мәктәбендә, яраткан эшен башкара, һәм менә 8 ай элек ул әби булды. Балалары аның сукмагыннан китмәгәннәр, әмма алар да җаваплы һәм файдалы эш башкаралар: кызы Ләйсән Казанда ординатура тәмамлый, ул табибә, гаиләсе белән шунда яши, улы Тәлгать Яр Чаллы шәһәрендә инженер-конструктор булып эшли.
Аның хезмәте һәм һөнәри осталыгы – татар теле буенча олимпиада җиңүчеләрен әзерләгәне, балаларга белем һәм тәрбия бирүгә зур өлеш керткәне, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе эшендә актив катнашканы өчен, мәктәп, мәгариф бүлеге җитәкчелеге, Мәгариф министрлыгы исеменнән күп тапкыр Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән лаеклы билгеләп үтелгән.
Быел Мәрьям Шакирова Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгыннан «Мәгарифтәге хезмәтләре өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Һәм моңа нигез дә бар – укучыларының олимпиадаларда һәм бәйгеләрдә җиңүләре һәм уңышлары шул хакта сөйли. Хезмәттәшләре дә аның турында бары мактау сүзләре генә әйтәләр, ул һәрвакыт киңәшләре һәм гамәлләре белән ярдәм итәргә әзер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев