Ноябрьдә Татарстанда яшәүче Ленинград блокадачылары 50 мең сум алачак
Бер тапкыр бирелә торган түләүләр өчен Татарстанга федераль бюджеттан 6 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Ноябрьдә Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге Татарстанда яшәүче Ленинград блокадачыларына 50 мең сум түләячәк. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Россия, Латвия, Литва һәм Эстония, Абхазия, Көньяк Осетия республикалары һәм Приднестровье территориясендә даими яшәүче, «Ленинград оборонасы өчен» медале яки «Блокададагы Ленинградта яшәүчегә» билгесе белән бүләкләнгән РФ гражданнары бер тапкыр бирелә торган 50 мең сум күләмендә акча алачак. Ул «Ленинград блокадасы» тәмамлануның 80 еллыгы уңаеннан бирелә», диелгән хәбәрдә.
Республикада «Ленинград оборонасы өчен» медале яки «Блокададагы Ленинградта яшәүчегә» билгесе белән бүләкләнгән 137 кеше бер тапкыр бирелә торган 50 мең сум акча алачак.
Түләүләр автомат рәвештә, гражданнарның мөрәҗәгатеннән тыш, ноябрь пенсиясе белән килә.
Гомумән алганда, бер тапкыр бирелә торган түләүләр өчен Татарстанга федераль бюджеттан 6 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Бу хактагы указны Россия Президенты Владимир Путин имзалады.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев