Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Нодуляр дерматит - куркыныч авыру

Соңгы вакытта республика ветеринарлары мөгезле эре терлекләрдә нодуляр дерматит белән авыру куркынычы турында аеруча борчылалар. Бу нинди авыру һәм инфекция йоктырудан малларны ничек сакларга – бу хакта дәүләт ветеринария инспекторы Ольга Алексеева сөйли.

– Нодуляр дерматит – мөгезле эре терлекләрдә күзәтелгән йогышлы авыру. Авыру вакытында бизгәк тоту, тире асты тукымасының һәм органнарның шешүе, тире төенчекләре барлыкка килү күзәтелә, күзләр, сулыш һәм ашкайнату юлларының лайлалы тышчасы зарарлана. Үлем очраклары 10 проценттан артмый. Шул ук вакытта икътисади чыгымнар да күзәтелә – сөт һәм ит продуктлылыгы, тире чималы сыйфаты кими.

Авыру терлекләр чир таратучылар булып торалар. Әйләнә-тирә мохиткә вирус зарарланган тире кисәкләре һәм вируслы сөт белән эләгә. Терлекләрне нодуляр дерматитка каршы иммунлаштыру өчен вакцина кулланыла. Дәүләт ветеринария берләшмәләре белгечләре тарафыннан авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм гражданнарның шәхси хуҗалыкларындагы терлекләргә йөз процентлы иммунлаштыру үткәрелгән. Иммунитет дәвамлыгы 1 ел.

Инфекция йоктыруны профилактикалау өчен түбәндәге чаралар комплексын үтәргә кирәк:

1.Барлык мөгезле эре терлекләрне дә идентификацияләргә;

2.Төенчекле дерматит авыруына хас клиник билгеләр күзәтелгән малларны вакытында ачыкларга, мөгезле эре терлекләрне репеллентлар белән эшкәртергә;

3.Яңа сатып алынган терлекләр, яшь терлекләр алу, малларның үлүе һәм аларны чалу хакында дәүләт ветеринария учреждениеләренә хәбәр итәргә;

4.Клиник күзәтү, диагностик тикшерүләр үткәрү һәм вакцинация ясау өчен малларны ветеринария белгечләренә тәкъдим итәргә.

 

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев