НИГЕЗЛӘМӘ
-
НИГЕЗЛӘМӘ
Газетаның элеккеге мөхәррире Роза Хәбибуллина истәлегенә “Без – Туфан варислары” IV иҗат эшләре бәйгесе
1. Бәйгене оештыручы һәм гамәлгә куючы:
“Татмедиа” АҖ филиалы “Сельская новь” газетасы редакциясе.
2. Бәйгенең максаты:
Хәсән Туфанның туган көненә һәм район газетасының элеккеге мөхәррире Роза Хәбибуллина истәлегенә багышланган татар телендә иҗат эшләре бәйгесе (алга таба Бәйге) туган телдә – татар телендә үз фикерләрен белдерә алган иҗади сәләтле укучыларны ачыклау максатыннан үткәрелә.
Роза Камил кызы Хәбибуллина фикердәшләре белән танылган якташ истәлеген мәңгеләштерү өчен күп нәрсә эшли. Аның тарафыннан Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗаты турында бай материал туплана, ул музей экспонатларын җыюда, шагыйрьнең кече ватаны Иске Кармәттә музей-йорт торгызуны оештыру мәсьәләләрендә актив катнаша.
Роза Камил кызы 35 елдан артык район газетасы редакциясендә эшләде, корректордан мөхәрриргә кадәр юл үтте. Аксубай районы тарихына үзеннән өлеш керткән сәләтле, иҗади шәхес иде.
3.Бәйгенең бурычлары:
- укучыларны татар телендә яза торган яшь хәбәрчеләр сафына җәлеп итү;
- иҗат эше белән кызыксынучы укучыларга ярдәм итү;
- укучыларны туган як тарихын өйрәнүгә җәлеп итү;
- танып белүгә һәм иҗади эзләнүгә җәлеп итү;
- рухи традицияләрне ныгыту һәм туган мәдәниятебезнең чишмә башына кайту.
4. Бәйге катнашучылары:
Бәйгедә катнашуга Аксубай муниципаль районы учреждениеләрендә белем алучы 6-18 яшьлек укучылар чакырыла.
Бәйгедә шәхси катнашу гына рөхсәт ителә, бер укучыдан бер иҗат эше кабул ителә. Бәйге эшләре татар телендә тәкъдим ителә.
5. Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:
• 1-4 нче сыйныф укучылары арасында;
• 5-8 сыйныф укучылары арасында;
• 9-11 сыйныф укучылары арасында.
Эшче яшьләр һәм районның иҗади кешеләре арасында 18 яшьтән алып һәм чикләнмәгән яшьтә.
6. Иҗади эшләргә таләпләр:
Тематика – туган як һәм аның белән бәйле бөтен нәрсә. Бәян итү теле – татар теле.
Эш күләме А-4 форматындагы 2 биттән артмаска тиеш, шрифт: Times New Roman, үлчәме – 12.
Бәйгегә тәкъдим ителгән материалларда автор турында мәгълүмат булырга тиеш: фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, туган елы, белем бирү оешмасы исеме, сыйныфы, контакт телефоны.
Татар телендә теләсә кайсы жанрдагы иҗат эшләре selnew@mail.ru электрон почтасына кабул ителә. Хат темасында ”Бәйгене. Катнашучының фамилиясен. Мәктәпне. Сыйныфны” күрсәтергә, эшләүчеләр өчен – ФИО, яшь, контакт телефоны күрсәтелергә тиеш.
Бәйгегә килгән эшләр Оештыру комитеты карары буенча ”Татмедиа” АҖ филиалы ”Сельская новь” газетасы редакциясенең ”Аксубай” http://aksubayevo.ru сайтында электрон басмасында басылып чыгарга мөмкин.
7. Бәйгене үткәрү сроклары:
Бәйге эшләре 2024 елның 1 декабреннән 9 декабренә кадәр кабул ителә.
Нәтиҗәләр ясау – 2022 елның 12 декабрендә.
8. Җиңүчеләрне бүләкләү.
Җиңүчеләрне бүләкләү 2024 елның 13 декабрендә ”Татмедиа” АҖ филиалы ”Сельская новь” газетасы редакциясендә түбәндәге адрес буенча узачак: Татарстан Республикасы, Аксубай районы, Аксубай шәһәр тибындагы бистәсе, Ленин ур., 9 йорт.
Нигезләмә нигезендә материаллар әзерләгән бәйге катнашучыларының барысына да катнашучы сертификатлары бирелә.
Һәр номинациядә җиңүче ”Татмедиа” АҖ филиалы ”Сельская новь” газетасы редакциясе Дипломы һәм Роза Хәбибуллина гаиләсеннән истәлекле бүләкләр белән бүләкләнә.
Оештыру комитеты карары буенча иҗтимагый оешмаларның, башка юридик һәм физик затларның призлары булдырылырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев