«Нежность» социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ял итүчеләр Яңа елга бүләкләр әзерләделәр
Социаль хезмәтләр алучылар өчен декоратив сабын әзерләү буенча осталык дәресе үтте
Әлфия Мокроусова тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләрне сабын кайнату технологиясе белән таныштырды, ә аннары «Хыял» приютында тәрбияләнүчеләр белән бергә хуш исле сабын әзерләүгә кереште.
Осталык дәресе кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Эретелгән сабын нигезенә төс һәм ис биреп, билгеле бер вакытка махсус әзерләү савытларына агыздылар.
Төсе буенча да, исе буенча да, формасы буенча да төрлечә килеп чыккан сабын кисәкләре яңа елга менә дигән бүләк.
Фото: «Нежность» социаль хезмәт күрсәтү үзәге архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев