Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда ТР сәламәтлек саклау министры катнашында медицина хезмәткәрләре советының йомгаклау киңәшмәсе узды

2022 елда Аксубай районында 186 нарасый дөньяга килгән. Соңгы биш елда районда халыкның табигый кими баруы күзәтелә.

 Бүгенге көндә районда 27366 кеше яши. Шуларның – 5767се балалар, 22 228 кеше – 18 яшьтән һәм 6 373 кеше 60 яшьтән өлкәнрәк.

Диспансеризация һәм профкарау өстенлекле

Йомгаклау медсоветында район үзәк хастаханәсе баш табибы Марсель Ислямов билгеләп үткәнчә, үлемгә китергән иң еш очрый торган сәбәпләр – кан әйләнеше системасы, миокард инфаркты һәм онкология авырулары.

Районда өлкән яшьтәге халыкка медицина хезмәте күрсәтүне район үзәк хастаханә поликлиникасы (сменага 300 кеше), Иске Ибрай табиблык амбулаториясе һәм 43 ФАП гамәлгә ашыра.

Аксубай район үзәк хастаханә поликлиникасы мөдире Алинә Маланчева 2022 елда диспансерлаштыру кысаларында 7361 кешенең тикшерелгәнлеген хәбәр итте. Нәкъ менә диспансерлаштыру 48 яман шеш, 787 очрак йөрәк-кан тамырлары, 36 – шикәр диабеты, 13 үпкә авыруларын ачыкларга ярдәм иткән. Табиб коллегаларын элек ачыкланган авыруларны игътибар үзәгендә тотарга һәм онкокуркынычны арттырырга чакырды.

Онкология авыруларын ачыклау өлешендә табиб-онколог Петр Чернышев, 2022 елда диспансерлаштыру вакытында 96 пациентта яман шешләр ачыклануы турында җиткерде. Төп нозологияләр арасында табиб тире, сөт бизе, мәни бизе, туры эчәк, ашказаны һәм аналык муентыгы яман шеш авыруларын атады.

Педиатр Юлия Егорова балаларга медицина хезмәте күрсәтү буенча эшнең ничек төзелүе хакында сөйләде. 2022 елда профилактик тикшерүләр 4470 баланы үз эченә алган. Аларның 20 проценты гына I сәламәтлек төркеменә ия, күбесе – 72 проценты икенче төркемгә ия. Әмма профтикшерү белән йөз процент баланы колачлау әлегә мөмкин булмаган. Профкарауларны һәм прививкаларны кире кагучы ата-аналар бар. Районда мондый 150 кеше (3,4%) бар. 44 ата-ана хәтта туберкулин диагностикасын да кире кага. Шулай да мондый гаиләләрдән балаларның күбесе альтернатив ысул белән тикшерелгән.

Милли проектлар ярдәм итә

Районның сәламәтлек системасы «Сәламәтлек саклау» милли проектын актив гамәлгә ашыра. Беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтүне җәелдерү кысаларында поликлиникада 30 миллион сумга капиталь ремонт үткәрелгән, 3 миллион 200 мең сумга җиһазлар сатып алынган.

Поликлиниканың бер канаты астында хәзер хатын-кызлар консультациясе эшли. Шунда ук анализлар алу оештырылган, УЗИ кабинеты, социаль хезмәткәр һәм медицина психологы кабинетлары урнашкан.

Аксубай поликлиникасы регистратура эшен оештыру һәм амбулатор карталарны саклау өлкәсендә РКБ тәҗрибәсен үзләштергән. Участок табиблары, профкабинет һәм кан алу поликлиниканың бер канаты астында урнаштырганнар.

Августта Шәрбәндә ФАП куллануга тапшырылды, быел Емелькинода ФАП төзү, Кисада, Беловкада, Түбән Баландада һәм Яңа Думада фельдшер-акушерлык пунктларын капиталь ремонтлау планлаштырыла.

Беренчел звеноны модернизацияләү федераль программасы буенча Аксубай район үзәк хастаханәсе заманча рентгенаппарат, эндоскопик терәк, УЗИ аппараты алган. Район башлыгының шәхси мөрәҗәгатеннән соң республика бюджетыннан УЗИ аппараты, пар стерилизаторы, лабораториягә анализатор, реанимация бүлегенә функциональ караватлар һәм физиотерапия кабинеты өчен аппаратура сатып алуга 9 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Районның барлык фельдшер-акушерлык пунктлары ТИСка тоташтырылган ЭКГ аппаратлары белән җиһазландырылган. Берничә торак пунктка хезмәт күрсәтүче ике ФАП автотранспорт алган.

Нәтиҗә ясап, район үзәк хастаханәсе баш табибы, район үзәк хастаханәсенең өстенлекле юнәлешләре булып йөрәк-кан тамырлары һәм яман шеш авырулары белән көрәш, балалар сәламәтлеген саклау, ”ТРда электрон сәламәтлек саклау!” Бердәм дәүләт системасында актив эшләү һәм сәламәтлек саклау системаларын медицина кадрлары белән тәэмин итү тора, дип билгеләп үтте.

Кадрлар барысын да хәл итә

Әлегә район үзәк хастаханәсендә соңгы пункт белән хәлләр бик үк яхшы түгел. Табиблар белән тулыланыш 59,9 процент тәшкил итә, стационарда – 34,7 процент. Терапевтларга кискен кытлык сизелә, 11 участокта 5 табиб эшли, көндезге

стационарда терапевт, окулист, невролог һәм эндокринолог юк. Өстәвенә, ФАПларда фельдшерларның 30 проценты – пенсия яшендә.

ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнулин районның сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп, республика сәламәтлек саклау системасы алдында торган өстенлекле бурычлар арасында демография планында вәзгыятьне яхшырту һәм гомер озынлыгын арттыруны билгеләп үтте. Шуның белән бергә ул игътибарны югары үлем сәбәпләренә, аерым алганда, йөрәк-кан тамырлары авыруларына, инфаркт һәм инсульт буенча маршрутлауны үстерүгә юнәлтте. Министр, заманча медицина ярдәме пациентларның гомерләрен саклап кала, дип билгеләп үтте һәм кан тамырлары катастрофасын кисәтүдә диспансерлаштыруның ярдәм итүен искәртте. Әмма аның белән хезмәткә яраклы халыкны колачлау – зур проблема. Гамәлдәге чаралар арасында беренче этапта фельдшерларның территорияләрне йөреп чыгуын, мобиль поликлиникалар, күчмә флюорографлар килүен һәм икенче этапта өстәмә тикшеренүләрне атадылар.

Районда үлем коэффициенты 14,9 процент тәшкил иткән, республикада бу сан –11,5 процент.

– Проблемалар турында сәгатьләр буе сөйләргә мөмкин, әмма без үз алдыбызга максатчан күрсәткечләр планында конкрет бурычлар куярга тиеш, – дип билгеләп үтте Марсель Миңнулин. – Кан тамырлары катастрофасы, сулыш алу органнары – болар бар да идарә ителә торган хәлләр, бу безнең сезнең белән бергә кайдадыр эшләп җиткермәгән, кайдадыр ачыкламаган эшебез.

Министр моны өлешчә районда табибларның кадрлар кытлыгы белән бәйләде.

Марсель Миңнулин сүзләренчә, быел 731 ординатор белгечлек дипломы алачак һәм аларның һәркайсы диярлек шәһәрдә калырга, күп профильле хастаханәдә эшләргә тели. Министр проблеманың чишелеше өлешчә табылганлыгы турында әйтте. Хәзерге вакытта республикада сәламәтлек саклау системасының эш форматы үзгәргән – район сәламәтлек саклау учреждениеләре өчен эштә экспертлар булып торачак җиде төп күп профильле үзәк билгеләнгән. Һәрбер шундый үзәккә район үзәк хастаханәләре беркетелгән. Аксубай район үзәк хастаханәсе РКБга беркетелгән. Ординаторларга ел дәвамында район хастаханәләрендә эшләргә тәкъдим итәчәкләр һәм шуннан соң гына күп профильле хастаханәләргә эшкә кабул итәчәкләр.

Елның йомгаклау киңәшмәсен тәмамлап, район башлыгы Камил Гилманов районның сәламәтлек саклау системасында куйган хезмәтләре өчен медицина хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде. Һөнәрләрендә иң-иңнәргә Сәламәтлек саклау министрлыгыннан, районнан һәм район үзәк хастаханәсеннән бүләкләр тапшырды.

Районга медиклар киңәшмәсенә РКБ баш табибы Рафаэль Шәвәлиев килде. Ел киңәшмәсеннән соң, район башлыгы озатуында кунаклар Аксубай район үзәк хастаханәсендә булдылар, бүлекләр буйлап йөрделәр, авыруларны кабул итү бүлмәсендә һәм ремонтланган поликлиникада булдылар, хезмәткәрләр һәм пациентлар белән аралаштылар, җиһазларны карадылар һәм операция блогында булдылар.

– Бүгенге көндә безнең өчен төп проблема – лифт урнаштыру зарурлыгы. Без авыр чирлеләрне рентген, УЗИ һәм башка тикшеренүләргә һәм хәтта операция блогына этажлар буенча носилкаларда ташырга мәҗбүр, – дип уртаклашты Марсель Ислямов.

Сәламәтлек саклау министры бу проблеманы хәл итәргә вәгъдә бирде. Район үзәк хастаханәсен капиталь ремонтлау, яңа җиһазлар турында да сөйләштеләр һәм янә табиблар җитмәү мәсьәләсенә әйләнеп кайттылар.

– Шул ук ординантларны хезмәт хакы һәм торак белән кызыксындырырга кирәк. Районда табиблар өчен бушлай торак булса, алар районга киләчәкләр, үз белемнәрен кулланачаклар һәм тәҗрибә туплаячаклар, калырга карар итәчәкләр, – дип мөрәҗәгать итте Рафаэль Шәвәлиев район башлыгына үзара ярдәм сорап.

Чөнки хастаханә ни дәрәҗәдә заманча җиһазланган булмасын, кадрлар төп мәсьәлә булып кала. Район башлыгы әлеге мәсьәләне эшкә кабул итте, район үзәгендә 12 фатирлы бер йорт төзелүен, аннан ике фатирны табиблар алачагын билгеләп үтте. Сүз уңаенда, районга килүнең киләчәге бар – авыл җирлегендә грант ярдәме дә, «Земский доктор» программасында катнашу да каралган.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев