Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

“Нечкәбил“дә районны тәкъдим иттеләр

Яңа Чишмә районында берүк вакытта “Нечкәбил – 2018“ әни булу һәм гаилә матурлыгы күпмилләтле Республика бәйгесенең ярымфиналы булып торган һәм һәр елны уздырылып килгән Татарстан гаиләләре Фестивале узды.

Фестивальне ачу тантанасында катнашучыларны һәм кунакларны Фестивальнең жюри рәисе, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, “Нечкәбил“ бәйгесе җитәкчесе Изольда Жуйкова сәламләделәр.

“Татарстан – ныклы гаиләләр территориясе“ фестивальнең шигаре булды. Сәхәбетдиновлар гаиләсе безнең районны тәкъдим итте: Лилия – ТР буенча Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәт Идарәсенең Аксубай бүлеге җитәкчесе, ә Мансур – “Нурлат җылылык челтәрләре“ АҖның шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендәге участогы җитәкчесе. Ә аларны күпсанлы ярдәм төркеме – туганнары һәм якыннары хуплады.

– Бәйгегә әзерлек алай ук авырлык тудырмаса да,  дулкынлану көчле иде, аның каравы без барыбыз да бергә репетицияләр ясадык, реквизитлар әзерләдек, ә бәйгегә барыр алдыннан татар ашларыннан төрле ризыклар әзерләдек, һәм безнең бергә үткәргән кичләребез чын мәгънәдә бәя биреп бетергесез, алар безнең тату гаиләбезне тагын да якынайтты, – дип сөенечле тәэсирләре белән уртаклашты  Лилия  бәйгедән кайткач. –  Гаилә – ул тормышта иң кыйммәтлесе һәм аның өчен көч җитмәс эшләрне дә башкарырга була.

Аксубайлыларның күпчелеге Лилия  Солтан кызын, итагәтле җитәкче, агроном- эколог, Татарстанның атказанган җир төзүчесе буларак кына түгел,  иҗади шәхес, җәмәгатьче, хәйрия ярдәме күрсәтүче буларак та яхшы беләләр.

Аның тормыш иптәше Мансур – хезмәт стажы һәм тәҗрибәсе булган район дәрәҗәсендәге җитәкче. Күп кенә иҗади бәйгеләрдә һәм мәдәни чараларда Лилия шигырьләр укый, җырлый, бии, театральләштерелгән тамашаларда катнаша.  

Ул әле гаилә турындагы китап авторы да, Лилия аны әтисенең юбилеена бастырып чыгарды. Сәхабетдиновлар гаиләсен тулысынча иҗади дип әйтергә була, өлкән уллары – Данир сәнгать мәктәбен тәмамлады, ә кызлары Солтана – хореография һәм вокал бүлекләрендә укый.

Бәйгенең читтән катнашу этабында катнашучылар “Әти турында сүз“ темасына эссе яздылар. Лилия  гомере буена авыл хуҗалыгы тармагында җитәкче урыннарда эшләгән, кызын чәчү һәм урак вакытларында, печән өстендә үзе белән басу-кырларга алып чыгып, табигать гүзәллеге аша җиргә мәхәббәт тәрбияләгән әтисе турында горурланып сөйләде.

– Әти-әнием минем өчен өлге булдылар һәм шулай булып калалар да, әтием хезмәт юлында ниндидер югары бүләкләргә лаек булмады, шуңа күрә мин  мактауга лаек әтием турында күбрәк сөйләп, үземне күбрәк ачарга теләдем дә, – дип бүлеште Лилия.

– Туган җир – көч бирә, ә якын кешеләр тормышны мәгънәле итәләр.

Әтисе – Солтан Вәлиулла  улы Хәлиуллин, сәхнәгә чыгып, тальянда туган җир турындагы көйләрне уйнап, кызын күтәрергә тырышты. Ире Мансур – яраткан хатынын, балалары – улы Данир (әнисе сукмагыннан китеп, җир төзүче һөнәрен үзләштерә), кызы Солтана – яраткан әниләрен, кайнатасы белән кайнанасы –

Шамил Имаметдин улы һәм Роза Гомәр кызы  яраткан киленнәрен хуплап,  импровизацияләнгән гаилә бәйрәмендә мул табын артында кунакларны татар ашлары белән сыйлап, үзләре, гаилә йолалары хакында сөйләделәр. Аның элек әбисе әзерләгән кәҗә сөтендә әчетелгән чөгендер катыгы кунаклар күңеленә хуш килде.

Татарстанның 10 районыннан вәкилләр катнашкан ярымфиналда үзеңне күрсәтү  бик җиңел булмаса да, Лилия берьюлы “Гаилә тарихлары“, “Әти турында сүз“, “Кунакчыл  гаилә“ номинацияләрендә аерылып торды. Бәйгедән ул  өч Диплом һәм иганәчеләрдән күпсанлы бүләкләр белән кайтты.

“Нечкәбил – 2018“ әни булу  һәм гаилә матурлыгы күпмилләтле Республика бәйгесе финалчылары сентябрь аенда Алабугада, Тәтештә һәм Казанда үтәчәк барлык сайлап алу турларыннан соң билгеле булачак. Лилия Сәхәбетдинованың да алар арасында булуын телибез.

Фото из архива Сахабутдиновых

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев