Наздан да мәхрүм иткәннәр, алимент та түләмиләр
Аксубай суд приставларының башкару производствосында алимент түләттерү буенча 196 эш бар. Җыеп әйткәндә, ата-аналарның үз балаларына булган алимент бурычы 23,5 миллион сум.
– Без әҗәтле ата-аналардан алимент бурычын түләттерүнең мөмкин булган барлык юлларын кулланабыз – бу безнең һөнәри бурычыбыз гына түгел, безнең дә балаларыбыз бар. Балага гомер биргән ата-аналар, аларга тиешле наз һәм йөрәк җылысы бирә алмыйлар икән, без балаларга тиешле матди ярдәм алуда булышырга тиеш. Районда алимент акчасын түләттерү һәм явыз ният белән түләмәүчеләрне ачыклау буенча комиссия төзелде һәм ул актив эшли, – дип сөйли суд приставлары бүлеге җитәкчесе – өлкән суд приставы Михаил Вьюгин.
Быел гына да алимент түләмәгән өчен 25 әҗәтле – административ җаваплылыкка, алимент акчасын явыз ният белән түләмәгән 11 зат – җинаять җаваплылыгына тартылган, 55 бурычлы кеше – эзләүдә, 65 кеше – эшкә урнаштырылган, 12 се алимент буенча бурычны үз теләкләре белән каплаган.
Суд приставлары сүзләренчә, алимент түләүләре буенча әҗәтләре булганнарның өчтән бер өлеше – хатын-кызлар. Бурычлы ир-атлар белән уртак тел табып булса, күке-аналарны суд приставлары бүлегенә мәҗбүри алып килергә кирәк. Һәм гамәлдәге канун кысаларында аларга карата барлык җаваплылык чаралары кулланыла.
Шуның белән бергә, алимент түләүләре яки башка башкару производствосы буенча 10 мең сумнан артык бурычлары булган барлык әҗәтле затларга карата канун буенча Россия Федерациясе чикләренә чыгу тыела. Бурычлылар машинасыз да калырга мөмкин.
Алиментларны түләттерү буенча комиссия тарафыннан шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә алимент түләүләре буенча әҗәтләре булган затларның арест салынган автотранспортларын урнаштыру өчен урын билгеләнгән. Моны районның башкарма комитеты да хуплады.
– Без даими рейдлар үткәрәбез һәм әҗәтле ата-аналар яшәгән урыннарга еш барабыз. Безнең штат тиешле дәрәҗәдә тупланган һәм, комиссия составында булган башка хезмәтләр белән үзара хезмәттәшлек итеп, без алимент түләү буенча әҗәтләре булган бөтен затларны да эзләп табачакбыз. Бу бары тик вакыт таләп иткән эш, – дип ышандырды өлкән суд приставы Михаил Вьюгин.
Сез бурычлылар исемлегенә эләктегез һәм сезгә карата башкару производствосы кузгатылган икән, суд приставларына килүне озакка сузмагыз. Тагын да күңелсезрәк хәлләргә тармас өчен, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе, Ленин урамы, 5 йорт (почта бинасы) адресы буенча килеп, бурыч суммасын тәгаенләргә һәм аны каплау ысулларын табарга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев