Мюдлылар чәчүне беренчеләрдән булып тәмамладылар
«Аксу Агро» авыл хуҗалыгы предприятиесе «Мюд» филиалының җитештерү күрсәткечләре район буенча иң яхшылар арасында.
Механизатор Валерий Елистратов «Мюд» филиалы директоры Газыйм Шәрәпов.
Бу бүлекчә хезмәтчәннәре чәчү кампаниясен районда беренчеләрдән булып тәмамладылар. Барлык эш күләмен үз көчләре белән һәм кыска агротехник срокларда башкардылар. Бодай, арпа, кукуруз, рапс, көнбагыш, бөртеккә кукуруз, гәрчич чәчтеләр.
– Механизаторлар коллективы, белгечләр барысы да намуслы эшләделәр, – дип сөйли директор филиала Газыйм Шәрәпов. – Эшне ике сменада оештырдык. Бөртекле культуралар чәчүдә Юрий Молоткин, Евгений Андреев, Фәнис Мирҗанов, аның кулдашы Александр Кустенев югары күрсәткечләргә ирештеләр. Александр Питукин мең ярым гектардан артык мәйданда кукуруз һәм көнбагыш чәчте. Кыр эшләре комплексында катнашкан Валерий Елистратов теләсә нинди агрочараны җиренә җиткереп башкара.
Бүген хуҗалыкта терлек азыгы әзерләү тулы куәтенә бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев