Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Мурашко: Коронавирусның «омикрон» штаммын дәвалау буенча методик тәкъдимнәр үзгәрде

Төзәтмәләр барлык медицина хезмәткәрләренә җиткерелгән.

SARS-CoV-2 коронавирусының омикрон-штаммын дәвалау буенча методик тәкъдимнәргә төзәтмәләр кертелде. Бу хакта брифингта РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.

«Нәкъ менә шушы вариант аркасында килеп чыккан авыруны дәвалау буенча методик тәкъдимнәргә төзәтмәләр кертелде һәм барлык медицина хезмәткәрләренә җиткерелде», — диде Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчесе.

Мурашко сүзләренчә, хәзерге вакытта Россия табибларына Covid-19 дәвалауның иң заманча тәҗрибәсе җиткерелде, һәм алар аны практикада кулланалар.

Министр «омикрон»ның яңа авыру түгел, ә коронавирус инфекциясенең бер төре булуына аерым тукталды. Соңгы ике айда медиклар бу штамм белән авыруның үзенчәлекләрен актив өйрәнде, шул исәптән дәүләт башлыгы кушуы буенча Көньяк Африка Республикасына бардылар, дип өстәде ул.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев