Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Муниципаль хезмәт мәнфәгатьләр каршылыгына түзми

Җирле үзидарә органнарында хезмәт тәртибенә куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтларын җайга салу буенча комиссиядә елга нәтиҗә ясалды.

Без комиссия рәисе – Илшат Заһидуллин белән комиссиянең бурычлары, туганлык мөнәсәбәтләре һәм комиссия карый торган башка мәсьәләләр турында сөйләшәбез.

– Илшат Минсабир улы, комиссия вәкаләтенә нинди мәсьәләләрне карау керә?

– Комиссия муниципаль хезмәткәрләргә карата хезмәт тәртибенә карата таләпләрне һәм (яки) мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу таләпләрен үтәүгә бәйле мәсьәләләрне һәм (яки) муниципаль вазыйфаларны биләүче затларга карата мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу таләпләрен үтәүгә; җирле үзидарә органына караган оешмалар   (учреждениеләр) җитәкчеләренә карата мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу мәсьәләләрен карый.

Комиссия бурычлары турында сөйләгәндә, иң беренче чиратта муниципаль хезмәткәрләр, муниципаль вазыйфаларны биләүче затлар тарафыннан мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау һәм җайга салу таләпләрен, шулай ук алар тарафыннан 273-ФЗ номерлы Федераль закон, башка федераль законнар һәм Татарстан Республикасы законнары белән билгеләнгән бурычларны үтәүне тәэмин итү. Шул исәптән ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре тарафыннан мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау яки җайга салу турында таләпләрнең үтәлешен тәэмин итү һәм коррупцияне кисәтү буенча чараларны гамәлгә ашыру.

– Әйтик, мәнфәгатьләр конфликты бар икән, хәбәрнамәне карау ничек бара?

– Чараларны кабул итү, барыннан да элек, муниципаль хезмәткәрнең бурычы булып тора. Шуңа бәйле рәвештә, мондый хәл килеп туган очракта, хезмәткәр эш бирүче исеменә хәбәрнамә язарга тиеш, ә эш бирүче бу белдерүне карау һәм карар кабул итү өчен Комиссиягә тапшыра. Хәбарнамәне карау нәтиҗәләре буенча дәлилләнгән бәяләмә әзерләнә. Монда шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бу максатлар өчен дәүләт органнарына тиешле запрослар юлланырга мөмкин, хәбәрнамә тапшырган хезмәткәр белән әңгәмә үткәрелә.

Бу конфликтны ни рәвешле җайга салырга мөмкин булуы турында Карар кабул итү өчен кирәк. Мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салганда бер урындагы затның вәкаләтен икенче урындагы затка тапшыру еш кабул ителә торган карар булып тора.

– Безнең районда мәнфәгатьләр каршылыгы барлыкка килү ешрак нәрсә белән бәйле?

– Барыннан да элек, мәнфәгатьләр конфликты туганлык мөнәсәбәтләре җирлегендә туа. Мәсәлән, нинди дә булса муниципаль хезмәт алу өчен әлеге хезмәтне күрсәтергә вәкаләтле вазифаи затның туганы мөрәҗәгать иткәндә яки вазифаи зат буйсынуында аның туганы эшләгәндә, яисә вазифаи зат туганын эшкә алырга планлаштыра. Бу мәнфәгатьләр конфликты барлыкка килүнең еш очрый торган сәбәпләре.

– Мәнфәгатьләр каршылыгы җайга салынмаган очракта, нәтиҗәләр нинди?

–Мәнфәгатьләр каршылыгын булдырмау һәм җайга салу буенча үз вакытында чаралар күрү бик мөһим, чөнки бу муниципаль хезмәткәр өчен мәҗбүри таләп булып тора. «Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында»гы Федераль закон нигезендә, мәнфәгатьләр каршылыгы яклы булган муниципаль хезмәткәр тарафыннан мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау яисә җайга салу буенча чараларны кулланмау муниципаль хезмәткәрне муниципаль хезмәттән азат итүгә китерә торган хокук бозу булып тора.

Шуны билгеләп үтү мөһим, мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча таләпләр ведомство карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләренә дә кагыла, һәм мәнфәгатьләр конфликтын кисәтү яисә җайга салу буенча кабул ителмәгән чаралар – эш бирүче инициативасы буенча хезмәт килешүен өзү нигезләренең берсе булып тора.

–Мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау яисә җайга салуга бәйле мәсьәләләрдән тыш, комиссия тагын нинди мәсьәләләрне карый?

–Муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында дөрес булмаган яисә тулы булмаган мәгълүматлар тәкъдим итү белән бәйле мәсьәләләр.

Бу очракта комиссиягә дөрес булмаган яисә тулы булмаган мәгълүматлар тапшыру фактын раслаучы хезмәт тикшерүләре материаллары керә. Комиссия тикшерү материалларын карый һәм муниципаль хезмәткәрне конкрет дисциплинар җәза бирүгә җәлеп итү турында карар кабул итә. Алга таба комиссия карары эш бирүчегә җиткерелә.

– 2021 ел нәтиҗәләре турында…

– Ел дәвамында без утырышлар уздырдык, муниципаль хезмәткәрләр һәм муниципаль учреждениеләр җитәкчеләренең мәнфәгатьләр каршылыгына китерә торган яисә китерергә мөмкин булган шәхси кызыксынучанлык турында белдерүләрен карадык. Барлык мәсьәләләр дә асылда каралды, аларның һәркайсы буенча тәкъдим итү характерындагы карарлар чыгарылды, алар кызыксынган затларга җиткерелә һәм аларны үтәү мәҗбүри.

Үткәрелгән профилактик эшләр нәтиҗәсендә муниципаль хезмәткәрләрнең комиссиягә мөрәҗәгатьләре саны артты, бу хезмәткәрләрнең таләпләргә битараф булмаулары, үз гамәлләре өчен җаваплылык турында уйланулары һәм муниципаль хезмәт вазифаларын биләү кысаларында аларга йөкләнелгән чикләүләр турында хәбәрдар булулары хакында сөйли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев