Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

“Мулла” фильмын бер атна эчендә интернет аша 24 мең кеше караган

“Мулла” фильмы Туфан Миңнуллинның шул исемдәге пьесасы нигезендә төшерелде.

Татарстанда төшерелгән «Мулла» фильмын бер атна эчендә 24 меңгә якын кеше онлайн караган. Фильм бер атна элек ютуб-каналына куелды.

«Чыннан да, фильмга игътибар бик зур. Алай ук булыр дип көтмәгән дә идек. Кешеләр төрле илләрдән һәм төрле телләрдә рәхмәтләрен әйтеп язалар», — ди фильмның идея авторы һәм продюсеры Марат Әхмәтшин.

Фильмның продюсеры аеруча Төркиядән, Казахстаннан, Үзбәкстаннан һәм Америкадан караучылар күплеген билгеләп үтә.

«Мулла» фильмы Туфан Миңнуллинның шул исемдәге пьесасы нигезендә төшерелде. Фильм Әтнә районында төште. Төп рольдә Әтнә театрының баш режиссеры Рамил Фазлыев. Ул үзе үк Әмир Галиәскәров белән бергә режиссер да иде.

Журналист һәм актриса Динара Садретдинованың «Динара» авторлык программасының яңа чыгарылышында язучы һәм журналист Ильяс Богатырев «Мулла» фильмының сюжетын югары бәяли, ул аны Хотиненконың «Мусальмане» фильмы белән чагыштырып сөйли. 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев