Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Мөхәммәтшинга хәрби операция зонасында Татарстан ярдәмен ничек бәяләүләрен сөйләделәр

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика парламенты депутаты Эдуард Шәрәфиев белән очрашты.

Ул Украинадагы махсус хәрби операция зонасыннан кыска сроклы контракты тәмамланганнан соң кайткан.

Парламентарий Мөхәммәтшинга алгы сафлардагы кешеләргә республика күрсәткән ярдәм өчен хәрбиләрдән рәхмәт сүзләре җиткерде.

«Мин Татарстан Дәүләт Советы Рәисенә махсус хәрби операция зонасындагы вазгыять, Татарстаннан мобилизацияләнгәннәр белән хезмәттәшлек турында сөйләдем. Авдеев юнәлешендә мин катнашкан хәрби хәрәкәтләрдә Татарстаннан мобилизацияләнгәннәр бар. Мин аларның ничек хезмәт итүләре турында сөйләдем, мобилизацияләнгән кешеләргә, үз ирекләре белән килгәннәрдән оешкан бүлекчәләргә, гражданнарга республика күрсәткән ярдәм өчен рәхмәт белдердем. Барысы ярдәмне күрә һәм кадерли, һәм бу – безнең уртак җиңүгә зур өлеш», –  дип белдерде Шәрәфиев.

Парламентарий Татарстанның махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөкләр, шулай ук сугышчылар өчен автотранспорт һәм хәрби кием һәм кирәк-яраклары җибәрүен искәртте. «Иң мөһиме, алгы сафтагы хәрбиләр республикадагы гаиләләренең ышанычлы якланганын, аларга игътибар күрсәтелүен һәм аларны кайгыртуларын беләләр», – дип өстәде депутат.

Хәзер Эдуард Шәрәфиев депутат вазифаларына керешә һәм махсус операция зонасына гуманитар экспедицияләр оештыру эшен дәвам итәргә ниятли.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев