Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Мөхәммәтшин аерылышучы ир һәм хатынны килештерү чараларын законда беркетергә тәкъдим итте

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшыру тантанасы узды.

Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың төрле районнарындагы суд участокларына сайланган 11 җәмәгать судьясына таныклык тапшырды. Фәрит Мөхәммәтшин аерылышулар статистикасына игътибар итәргә һәм ир белән хатынны татулаштыру чараларын күрү хокукын активрак файдаланырга өндәде.

Сайланган җәмәгать судьяларын ТР Дәүләт Советы депутатлары исеменнән котлап, Мөхәммәтшин җәмәгать судьяларының эшләрнең күпчелеген каравын искәртте.

«Җәмәгать судьялары эшләрнең абсолют күпчелеген карыйлар, барлык мәгънәләрдә дә суд хакимияте вәкилләре халыкка иң якыны булып торалар, – дип билгеләде ул. –  Соңгы берничә елда җәмәгать судьялары тарафыннан карала торган эшләр саны ел саен 17 процентка арта. 2021 елда республиканың җәмәгать судьялары тарафыннан 630 меңнән артык эш һәм материал каралды, 2022 елның 1 яртыеллыгында – 357 меңнән артык».

Сайлап куелган җәмәгать судьяларының игътибарын никахларны өзү турындагы эшләр категориясенә юнәлтеп, Фәрит Мөхәммәтшин гаиләне ныгыту һәм яклау бурычы, яңартылган Конституция нигезендә, хакимиятнең барлык тармаклары һәм дәрәҗәләре өчен конституцион таләп булып торуын искәртте.

«Җәмәгать судьяларының эшләре артык күп икәнлеген, канун кысалары белән чикләнгәнен аңласам да, ир белән хатынны татулаштыру чараларын күрү хокукын активрак файдалануыгызны сорыйм, – дип ассызыклады ул. – Никахлашу процедурасында тиз һәм формаль алымнарны мөмкин кадәр киметү мөһим. Сезне судта читтән торып катнашуны киметергә, ир белән хатынның икесенең дә шәхси катнашуына өстенлек бирергә чакырыр идем. Бәлки, килештерү процедураларын мәҗбүри судка кадәр кагыйдә сыйфатында кертү һәм тиешле инициатива белән чыгу турында да уйларга вакыт җиткәндер».

Дәүләт Советы Рәисе сүзләренчә, хәзерге заман судьясы профессионал, шәхси тәрбиялелек һәм бәйсезлек үрнәге булырга, законны тайпылышсыз үтәргә, югары хокукый культурага ия булырга тиеш.

«Мондый судьяга кешеләр ышаначак. Һәм аның эше, процессны камил алып бару җәмгыятьтә суд хакимияте абруен күтәрүгә хезмәт итәчәк. Сез үз хезмәтегез белән гражданнарга һәм законга хөрмәт күрсәтерсез, республикада законлылык һәм хокук тәртибен раслауга үз өлешегезне кертерсез дип ышанам», – диде Мөхәммәтшин.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев