Монополиягә каршы хезмәт – канун сагында
Шул көннәрдә Россиянең монополиягә каршы Федераль хезмәт Идарәсе җитәкчесе урынбасары Гүзәл Шәфигуллина районга сәфәр кылды.
Сәфәр программасы вакыйгаларга бай булды: район җитәкчелеге, сораулар яудырган һәм аларга җаваплар алган төрле тармак вәкилләре, укучылар белән очрашу, шулай ук эшмәкәрләрнең эшләре белән танышу. Гүзәл Шәүкәт кызы хәбәрчебез белән әңгәмә корды.
– Татарстанда монополиягә каршы хезмәтнең гамәлдә булуы хакында бөтен район кешесе дә белми. Татарстан УФАС кайчаннан эшли һәм аның эшчәнлегенең төп юнәлешләре нинди?
– УФАС 25 елдан артык канун, тигез хокуклылык һәм гаделлек сагында тора. Шуны билгеләп үтәсем килә, республикада безнең Идарә Казанда гына урнашмаган, Татарстанның башка шәһәрләрендә һәм районнарында аерым бүлекчәләр дә эшли, менә шуңа күрә без һәр ел саен бөтен районнарда булырга, гражданнар һәм эшмәкәрләр белән очрашырга тырышабыз.
– Гүзәл Шәүкәт кызы, гражданнарны кабул итү, гомумән республиканың муниципаль районнарында эш алып баруның максаты нинди?
– Мондый очрашуларның максаты – Татарстан кешеләренең проблемаларын ачыклау. Бу Идарә белгечләренә үзегезне кызыксындырган сорауларны бирү өчен менә дигән мөмкинлек.
Әгәр без хәзер нинди дә булса сорауга җавап таба алмыйбыз икән, кабул итү битләрен рәсмиләштерәбез, ул шунда ук безнең Идарәнең тиешле структура бүлекчәләренә эшкә кабул ителә. Аннан соң эшмәкәрләр, гражданнар язмача җавап ала.
Шундый күчмә очрашулар Татарстанда инде 8 ел рәттән уздырыла, һәм шуны билгеләп үтәсем килә, алар үзләренең нәтиҗәлелеген дәлилләделәр – гражданнарның берничә меңгә якын мөрәҗәгате кабул ителгән. Чөнки бөтенесе дә республика ведомствосы вәкилләре белән очрашуга Казанга килә алмый. Ә мондый очрашулар район кешеләре белән аралашуны нәтиҗәле итә.
– Кабул итүгә килүче кешеләрне күбрәк нинди сораулар борчый?
– Гражданнар контракт системасы турындагы кануннарны үтәү өлкәсенә кагылышлы сорауларны күп бирделәр. Шулай ук монополиягә каршы кануннарны аңламау мәсьәләсенә кагылышлы сораулар да яңгырады. Без, әлбәттә инде, аларны ничек аңларга, аңа ничек таянырга, теге яки бу очракта нишләргә кирәклеген аңлатабыз.
– Районнарга күчмә сәфәрләр кысаларында Идарә вәкилләре укучылар белән очрашулар да уздыра. Бу нәрсә өчен эшләнә?
– Татарстан УФАСы укучылар өчен ачык дәресләрне ике ел элек уздыра башлады. Без моны укучыларны Хезмәт эше, аның эшчәнлек юнәлешләре белән таныштыру өчен эшлибез. Шулай ук мондый практика республика кешеләре арасында монополиягә каршы органны тануга юнәлдерелгән.
Безнең бурыч – укучыларга бизнес үсеше өчен гадел һәм сәламәт көндәшлекнең кирәклеген һәм кулланучылар ихтыяҗларын яклау өчен монополиягә каршы органның эшчәнлегенең мөһим булуын аңлату.
Дәресләр вакытында без Идарәдә каралган эшләрдән иң якты мисаллар итеп презентация материалларын кулланабыз. Ачык дәрес барышында Хезмәт эше турында мультипликация роликлары тәкъдим ителә. Бу яшь буынга мәгълүматны җиткерүнең иң яхшы ысулы.
Без инде мультикларның яшь тыңлаучыларда зур кызыксыну уятканын беләбез. Безнең хезмәткәрләр бөтен видеороликларны укытучылар җәмгыять белеме, икътисад буенча материалларны өйрәнгәндә куллансыннар өчен, мәктәпләрдә калдыралар.
Һәм, әлбәттә инде, дәрес ахырында күп сораулар ява, бу балаларның кызыксынулары турында сөйли. Моны укытучылар да дәлилли: моңа охшаш очрашулар һөнәр сайлаганда зур әһәмияткә ия. Балалар белән эш итүгә УФАС зур игътибар бирә. Киләчәк ышанычлы кулларда булсын өчен хокуки белемлелекне мәктәп эскәмиясеннән үк тәрбияләргә кирәк.
– Гүзәл Шәүкәт кызы, безнең район турында нәрсә әйтә аласыз?
– Монополиягә каршы хезмәт күзлегеннән чыгып, Аксубай районындагы торышны имин дип бәялим. Эшмәкәрлек үсеш ала. Сәнәгать зоналарына сәфәр кылганда, эшкуарлар уңай тәэсирләр калдырды, аларның намуслы хезмәт җимешләрен үз күзләребез белән күрдек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев