Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Мөмкинлек булган саен ирем миңа чәчәкләр бүләк итте

«Ана даны» ордены медале белән Гүзәлия Сабирова бүләкләнде.

Гүзәлия Хәбибулла кызы тормыш иптәше Вәлиәхмәт Гомәр улы белән алты бала – биш кыз һәм бер малай тәрбияләгәннәр. Бары тик ире генә бүләкне көтеп җиткерә алмаган, күптән түгел ул бакыйлыкка күчкән.

Бүләкне Гүзәлия Сабировага район Советы утырышында Башкарма комитет җитәкчесе Алмаз Мингулов, күп балалы анага балалар тәрбияләп үстергән, аналарча кайгырту, ярату һәм наз өчен рәхмәт сүзләрен җиткереп тапшырды. Бу икенче бүләк, беренче «Ана даны» медален күп балалы анага 2012 елда тапшырганнар.

Ирле-хатынлы Сабировлар мәхәббәт һәм татулыкта 40 елга якын гомер иткәннәр. Алар Гүзәлиягә –18, ә Вәлиәхмәткә 23 яшь булганда өйләнешкәннәр.

– Без нибары ике ай гына очрашып йөрдек, ул минем күңелемне үзенең мөлаемлеге, кайгыртучан булуы белән яулады. Бер кичтә аның миңа кызыл розалар алып килгәне әлегә кадәр табышмак булып кала. Чөнки ул вакытта чәчәк кибетләре юк иде. Мөмкинлек булган саен ул миңа чәчәкләр бүләк итә иде. Без өй эшләрен беркайчан да ир-атныкы һәм хатын-кызныкына бүлмәдек, барысын да бергәләп башкардык, – ди Гүзәлия Хәбибулла кызы.

Һәр балага исемнәрне дә яратып сайлаганнар алар. Кызлары – Гөлүзә, Айсылу, Гөлсылу, Руфинә, Азалия, уллары – Айрат.

Гаилә башлыгы гомере буена умартачылык белән шөгыльләнгән, хуҗалык тутырып мал-туар асраганнар. Күп балалы ана башта колхозда төрле эшләрдә эшләгән, ә аннары кайнатасы – Бөек Ватан сугышы ветераны инвалидын караган, урын өстендә яткан кайнанасын җиде ел тәрбияләгән. Гаилә һәрвакыт тату булган, милли һәм гаилә бәйрәмнәрен бергәләп күңелле итеп үткәргәннәр. Сабировларның балалары, авылдашлары билгеләп үткәнчә, әтиәниләре кебек эш сөючән. Аларның барысы да эшче һөнәрләрен сайлаганнар, Яр Чаллы каласында яшиләр һәм «Агросила» ҖЧҖендә азык-төлек җитештерү производствосында хезмәт куялар. Кече кызлары Азалия генә әлегә педагогия көллиятендә музыка факультетында укый.

Сабировлар нәселен ундүрт онык дәвам итә. Балалары әниләре янына еш кайтып йөриләр, хуҗалык эшләрендә ярдәм итәләр. Гүзәлия Хәбибулла кызы, үзе генә яшәсә дә, кул кушырып утырмый, авыл җирендә эш җитәрлек. Ул яшелчә бакчасы белән шөгыльләнеп, балалары һәм оныклары кайткан төшкә алар яраткан бәлешмантыйлар пешереп, актив яшәү рәвеше алып баруын дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев