Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Молдованың Рөстәм Миңнехановны илгә кертмәве – бөтен Россиягә карата ялгыш адым

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны илгә кертмәү Россия төбәкләре һәм Молдова арасындагы тыгыз хезмәттәшлекне какшата.

Бу – Татарстан һәм Гагаузиягә генә түгел, бөтен Россиягә карата да ялгыш адым, дип белдерде РФ Тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова.

Ул билгеләп үткәнчә, төбәк делегациясен җитәкләгән ТР Рәисе «Халыклар дуслыгы - 2023» беренче Халыкара халык дипломатиясе конгрессында катнашырга тиеш иде.

«Молдова Хөкүмәтенең әлеге карарын Татарстан һәм Гагаузиягә генә түгел, ә Россиягә карата да чираттагы ялгыш адым дип бәялибез. Ул илебез төбәкләре арасындагы тыгыз элемтәләрне какшатуга юнәлдерелгән. Россиягә каршы мондый курс Молдова җәмәгатьчелегенең киң даирәсендә хуплау тапмый дип ышанабыз», - диде министрлык вәкиле.

Сүзенең ахырында ул Кишиневны Россия белән мөнәсәбәтләрне үстерүгә аяк чалмаска чакырды. Моның өчен Молдова Хөкүмәтенә үз гражданнарының мәнфәгатьләренә колак салырга кирәк.

Искәртеп узабыз, Молдованың элеккеге Президенты Игорь Додон әлеге хәлне тәнкыйтьләп чыкты инде. Аның фикеренчә, Молдова Хөкүмәтенең бу карары үз халкына төкерүгә тиң булды.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев